tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Теләчедә татар чәй табыны серләрен барладылар
Теләчедә татар чәй табыны серләрен барладылар

Теләчедә татар чәй табыны серләрен барладылар

24-26 апрель  көннәрендә “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан Казанда уздырылган “Татар халык ашлары пешерү” остаханәcендә сәхнә ветераныбыз Нурания апа  Гыйльметдинова  катнашып кайтты. Бу остаханәдә катнашуның шарты бар: Казаннан кайткач, ике атнадан соң һәркем үз төбәгендә шундый ук аш-су дәресләрен оештырырга  тиеш иде.  Һәм мондый очрашу  безнең районда Олы Нырсы авыл мәдәният йортында  да үтте.

19 май көнне Олы Нырсы мәдәният йортында Татар халык чәй ашларын әзерләү буенча мастер класс үткәрелде. Авылыбызның  хатын –кызлары бу чарада бик теләп катнаштылар. Аш- су серләренә төшенделәр. Кичә матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*