tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Теләчедә “Җәлил укулары” бәйгесенең район сайлап алу туры үтте
Теләчедә  “Җәлил укулары” бәйгесенең район сайлап алу туры үтте

Теләчедә “Җәлил укулары” бәйгесенең район сайлап алу туры үтте

“Гомере аның моңлы бер җыр иде,
үлеме дә яңгырый җыр булып…”

Октябрь аенда районыбызда Бөтендөнья татар конгрессының Теләче районындагы бүлекчәсе, районның “Ак калфак” хатын -кызлар оешмасы һәм районның мәгариф бүлеге белән берлектә «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе оештырылды. Әлеге чараны уздыруның максатлары булып татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнен ижади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру тора.

21 ноябрь көнне Теләче мәктәбе базасында “Җәлил укулары” бәйгесенең район сайлап алу туры үтте. Анда барлыгы 95 бала катнашты. Иң элек конкурсның нигезләмәсе белән “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Ибраһимова З.В. таныштырды. Жюри составындагы тәҗрибәле мөгаллимәләр, мәдәният хезмәткәрләре һәр чыгышны “энә күзеннән” үткәрделәр. Сәнгатьле сөйләм, сайланган әсәрнең конкурс темасына туры килүе, баланың әсәрне тирәнтен аңлап, йөрәге аша уздырып укуы исәпкә алынды.

Әйтергә кирәк, конкурсантларның һәммәсе дә ныклы әзерлек белән килгәннәр. Музыкага кушылып укылган әсәр, шулай ук образга туры китереп сайланган костюмнар да игътибардан читтә калмады. Укучылар шулкадәр яхшы әзерлек белән килгәннәр, алар арасыннан кемнедер сайлап алуы авыр булыр минемчә җюри әгъзаларына. Балалар сәнгать мәктәбендә шөгелләнүче Гәрәев Рүзәл белән Якупов Айратны аерым атап үтәсем килә. Бүгенге көндә мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укытуда махсус программалар, яңадан–яңа технологияләр кулланыла. Һәрхәлдә, мондый балалар да башкалар белән бертигез дәрәҗәдә белем алырга яисә ниндидер конкурсларда катнашырга хокуклы. Алар, әлеге бәйгедә моны раслап та күрсәттеләр. Афәрин аларга!

Ә гомумән, район буенча, әлеге бәйгедә катнашучылардан “Муса Җәлил татарча”, “Муса Җәлил русча”, “Муса Җәлил дөнья халыклары телендә”, “Муса Җәлил турында”, “Яшь Җәлилчеләр”, “Сынлы сәнгать” һәм “Муса Җәлил белән бәйле урыннар буенча читтән торып экскурсия” номинацияләре буенча 192 шигырь сөючедән – 3 яшьтән 25 яшькәчә балалар һәм яшүсмердән гариза керде. Шуларның 25 е -“Сынлы сәнгать” номинациясендә катнашучылар, 72 баланың чыгышын төшереп җибәрелгән видеолар аша карап нәтиҗә чагарачакбыз. Ә инде финалга чыккан катнашучылар “Җәлил укулары” конкурсының республикада үтүче финал ярышларында катнашачак.

Конкурстан һәркем канәгатьлек һәм матур тәэсирләрдә таралды. Ә без исә республикада районыбыз данын яклап чыгыш ясаучылардан яңадан-яңа уңышлар, сөенечле хәбәрләр көтәрбез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*