tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Telegram өчен татар стикерлары һәм намаз вакытлары програмы ясалды
Telegram өчен татар стикерлары һәм намаз вакытлары програмы ясалды

Telegram өчен татар стикерлары һәм намаз вакытлары програмы ясалды

Соңгы вакытларда аралашу өчен мессенджерлар (смартфоннарда хәбәрләшү өчен махсус кушымталар) популярлаша бара. Мәсәлән, WhatsApp аралашу хезмәтендә 300 миллионга якын кеше актив язышалар. Telegram хезмәтен әзрәк кеше кулланса да, ябык код булу сәбәпле, аны мәгълүмати яктан шактый имин дип атыйлар.

1EFB7AD5-DB47-4DFE-B661-A7823708F99B_w640_sХәзерге вакытта Telegram хезмәтендә татар стикерларын да кулланып була. Әлеге стикерлар Mardesign студиясе тарафыннан узган елны ясалган иде. Системга аларны керткән программист Рөстәм Хәйруллин шулай ук намаз вакытларын җибәреп торучы ботны да ясаган икән. Моның турында ул Азатлык радиосына түбәндәгеләрне хәбәр иткән:

– Стикерлар рәсемнәрен Mardesign студиясе дизайнеры Анастасия Кожухова ясаган, ә мин аларны стикер-пак итеп туплап, Telegram системына өстәдем. Стикер-пакларны системга теләгән һәр кеше өсти ала, моның өчен махсус Stickers дигән ботка мессенджер аркылы команда гына җибәрергә кирәк, ә ул исә җавап итеп инструкция бирә, шуның һәр пунктын үтәп барып, стикерларны өстисе генә бар.

Ике төрле стикер-пак урнаштырдык. Берсе – кыз сурәте белән “Алия” стикерлары, икенчесе – егет сурәтле “Искәндәр”.

– Бу стикерларны кулланучылар турында статистика бармы?

C10CA96B-74B0-47E8-9310-DCD7D849E50A_w640_r1_s– Әйе, Бүгенге көндә статистика шундый: “Алия” стикерлары 887 тапкыр урнаштырылган, “Искәндәр” стикерлары – 739 тапкыр. Димәк, хәзерге вакытта кулланучыларның гомум саны 1,5 меңнән арта.​

– Намаз вакытын хәбәр иткән бот ничек эшли?

– Намаз вакытларын җибәреп торучы ботны куллану бик җиңел. Әгәр сездә Telegram урнаштырылган булса, https://telegram.me/NamazTimeBotбитенә кереп, SEND MESSAGE төймәсенә басыгыз. Җавап буларак кушымта ачылыр, анда START дип басарга кирәк. Калган инструкция җавап хатта киләчәк (анда бүгенгә яки алдагы теләсә кайсы көнгә намаз вакытларын соратып була, шулай ук ON командасын җибәреп, намаз вакытлары һәр көнне килә торган итеп язылып була.

Әлегә намаз вакытлары Казан өчен генә җибәрелә, якын арада Татарстанның һәр район үзәге өчен үз төгәл вакытларын җибәрә торган итеп эшләнеләчәк. Барлык вакытлар да Татарстан диния нәзарәте сайтыннан алына.

Ботны ясау хәйран катлаулы эш, моның өчен үзеңнең сайтың булуы кирәк, чөнки ботка җибәрелгән командалар Telegram серверларыннан ботны ясаучы күрсәткән сайтка җибәрелә, анда эшкәртелә һәм җавап хаты җибәрелә. Сайт һәм Telegram серверы үзара махсус Bot API ярдәмендә “аралаша”.

– Алга таба Telegram өчен тагын нәрсәләр эшләргә җыенасың?

– Алга таба да Telegramда татар хезмәтләрен арттырырга планлаштырам. Намаз вакытларына башка шәһәрләрне дә өстәгәч, һава торышын татарча җибәрүче бот эшләргә җыенам, шулай ук популяр мемнардан торган стикерларны “татарчалаштырып”, системага өстәү уе да бар.

“Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*