tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Telegramның татар телендәге аналогын Казанда булдырачаклар
Telegramның татар телендәге аналогын Казанда булдырачаклар

Telegramның татар телендәге аналогын Казанда булдырачаклар

Казан ИТ-компаниясе татар телендәге интерфейс белән һәм урнаштырылган тәрҗемәче белән “Telem” мессенджерын эшләүгә кереште. Бу хакта Татарстан РБКсы Татарстанның кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясенә сылтама белән хәбәр итә.

Проектта мәгълүмат тапшыру һәм шифрлау буенча шәхси протоколы гамәлгә куелачак, кушымта үзе челтәр блокчейнында эшләнә. Кулланучылар җитәрлек дәрәҗәдә булганда аны “үлмәслек” һәм куркынычсыз итә, – диелгән ассоциациядә.

Кушымта үзе “Тәрҗемәче кирәк” функциясе белән җиһазландырыла. Ул эшмәкәрләргә һәм гади кулланучыларга да файдалы була.

“Telem” мессенджеры исеме инглизчәдән tell em (әйт аларга) мәгънәсендә һәм ул татар телендәге “Телем” (минем телем) сүзе белән тәңгәл килә. Бу интерфейсны татар теленә тәрҗемә белән беренче мессенджер булачак, дип сөйләгәннәр ассоциациядә.

Роскомнадзор 2018 елның 16 апреленнән Россиядә Telegram мессенджерын блокировкалый башлады.

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*