enrutat
Баш бит / Телеңне сатма, рухыңны сакла! Безгә васыять шушы
Телеңне сатма, рухыңны сакла! Безгә васыять шушы

Телеңне сатма, рухыңны сакла! Безгә васыять шушы

Халкыбызның үсеш страте­гиясенә мин зур өмет баг­лыйм. Аңа чираттагы компания итеп кенә карарга яра­мый. Бездә иң мөһиме теләк, омтылыш бар. Максат куелган икән – барысы да без теләгәнчә, өмет иткәнчә булыр. Безгә инде артка чиге­нергә, үткәндәге хаталарны кабатларга ярамый. “Әй, булмас ла ул”, – дигән икеле-ми­келе уйлардан арыну, йокыдан уяну өчен, үсеш стра­те­гиясе – менә дигән сәбәп. Борынгылардан безгә васыять, хәзерге стратегия шушы: “Телеңне сатма, рухыңны сакла, татарлыгыңны югалтма!”

 Бөтендөнья татар конгрес­сы­ның бу эшкә бик җитди алынуын, урыннарга барып милләттәшләр белән очрашулар, фикер алышулар оештыру йокымсыраган гавамны уятып җибәрде. Фикер туп­лау, аларны гомумиләштерү безне бербөтен итүгә китерергә тиеш. Ашыга төшү дә комачаулык итмәс, чөнки август аена да күп калмады, Республика көнен­дә стратегияне кабул итү би­л­геләнгән. Татарстаныбызны, мил­ләтебезне үстерү ул – үтә мө­һим бурыч, башкалар да безнең тәҗрибәне өлге итеп алыр, шул рәвешле Россия чын-чынлап федератив үсеш юлына аяк басар дигән өметтәмен. Шулай булганда милли проблемалар да бүгенгедәй баш калкытмас иде.

Стратегиядә иң беренче чиратта тарихыбызны өйрәнү мәҗ­бүри итеп куелырга тиеш. “Тарихын белмәгәннең киләчәге юк”, – дип бик белеп әйтә безнең халык. Шәхсән мин моннан байтак еллар элек шул өлкәгә кереп киттем һәм моңа һич кенә дә үкенмим. Атилла кем ул? Чың­гызхан кем? Батыйханны Рос­сиянең патшасы дип әйтәбез икән, бу сүздән һич кенә дә шүрләргә ярамый. “Русский хан Батый” дигән китапта бу хакта бик төгәл һәм аңлаешлы әйтел­гән. Дөрес, һәркем архивларда казына алмый: вакыт та җитмәскә мөмкин,  әзерлекнең дә чамалы булуы бар. Ләкин тарихыбызга бәйле китап­ларны укуны, яшенә, нинди һөнәр иясе булуына карамастан, һәркем булдыра ала. Мин китап­ларны менә шул максаттан нәшер итәм дә инде. Әйе, бер төрле. Ә, иң мөһиме, без – татарлар – борынгы халык, тарихны ничек бар, шулай кабул итү кирәк.

Шулай итеп, башта кем икән­легебезне белергә, аннан үзебез­нең йөзебезне – гореф-гадәтлә­ребезне, яшәү рәвешен, киемнә­ребезне булдырырга, булганын халыкка күрсәтә белергә, халыкны шуңа инандырырга тиешбез. Ярым­шәрә кызлар өчен матурлык бәйгеләре үткәреп кенә ерак китә алмаячагыбызны аңларга да вакыт җитте. Менә шул конкурста татар киемен күрсәтү беренче планга куелса, ничек яхшы булыр иде! Җитәкчеләребезгә дә вакыт-вакыт чын-чынлап татар киемендә халыкка күренү һич комачауламас, киресенчә, халкыбыз белән горурлану хисен генә көчәйтер иде.

Без – чын мәгънәсендә бөек халык. Мин моны тарихыбызны мөмкин кадәренчә өйрәнгән һәм халкыбыз да мәгълүматлы, зыялы булсын дигән теләктән  дистәгә якын саллы китап нәшер иткән кеше буларак та әйтәм. Туфан абыебыз Миңнуллин: “Китап укыган, спектакль караган кеше начар юлга басмый, бай, мәрхәмәтле була”, – дип әйтергә ярата иде. Хак сүзләр. Без балаларыбызны, оныкларыбызны татар итеп тәрбия­ләргә тиешбез. Шөкер, гаиләмдә аралашу бары тик үз телебездә һәм шуның белән горурланам. Башка мил­ләт­тәшләребез дә шундый ук горурлык кичерсен иде.

Шулай итеп, тел – беренче нәү­бәттә. Телсез милләт була алмый. Аннан инде гореф-гадәтләребез һәм, әлбәттә, милли киемебез. Тормыш-көнкүрешебез, яшәе­ше­без хакында да онытмаска кирәк­легенә басым ясар идем. Казанга терәлеп үк торучы, күп­челек татар халкы гомер ки­черүче төбәк­ләр мисалында авыл туризмын үстерү страте­гиясенә әһәмият бирелсен иде дигән теләктәмен. Бу очракта мин Саба – Кукмара – Балтач – Арча – Биектау маршрутын күз алдында тотам. Саба урманнары, агачлар үстерүче уникаль питомнигы, саф һавасы, экологик чис­талыгы белән җәлеп итсә, Кукмарада искиткеч зәвыклы йорт-җир төзү, киез итек басу, шәл бәйләү, металл савыт-саба ясау серләренә төше­нергә мөм­кин, Чепьядагы халыклар дуслыгы музее,  тал чыбыгыннан үрел­гән йорт җиһазлары һ.б. һәр­кемне җәлеп итәрлек. Аннан инде Тукай белән бәйле истә­лекләр, Иске Казан тыюлыгы белән җентек­ләп танышу мөм­кин­леге бар. Казаннан иртән китеп, кичкә кайтып җи­тә торган, сокланырлык, зиһенне баетырлык, аң-бе­лемле итү­че мар­шрут бу. Мил­­ләте­без­нең яшәү рә­веше шушы маршрутта бик ачык чагыла, рәхәтләнеп үзебезчә сөй­лә­шү, аралашу мөм­кинлеге дә зур.

Яшь буынны тәрбияләү, милли мәгариф бер-берсеннән аерылгысыз. Милли мәгариф дибез икән, бу инде тәрбияне һәм дә тарихыбызны яхшы өйрәнгән татар яшьләрен әзерләүне күздә тота. Ләкин, ни аяныч, страте­гиягә бәйле фикер алышуларда, очрашуларда яшьләр бөтенләй диярлек күзгә чалынмый, югый­сә киләчәк буын өчен бил­геләнгән чара бит бу. Аннан мине бу стратегиянең 2050 елга үтә­лергә тиешлегенә исәп тотып төзелүе бераз сагайта. Хуҗа Нас­ретдин әйт­кәнчә килеп чыга күрмәсен дип борчылам. Аның: “Аңарчы әллә ишәк үлә, әллә Хуҗа”, – дигәнен онытмыйк әле. Стратегияне гамәл­гә ашыруга бу кадәр күп вакыт бил­геләү аның акрынлап  онытыла баруына да китерергә мөмкин. Берүк менә шуңа юл куймаска иде.

Фатыйх Сибагатуллин, 
Россия Дәүләт Думасы депутаты

vatantat.ru     

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*