tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Телеңне йотарлык Минзәлә пәрәмәчләре!
Телеңне йотарлык Минзәлә пәрәмәчләре!

Телеңне йотарлык Минзәлә пәрәмәчләре!

22 нче май көнне  Минзәләнең җирле “Ак калфак” оешмасы тагын  бер мастер-класс оештырды. Үпкә-бавыр пәрәмәче пешерергә өйрәнәсе килүчеләрне  “Айсберг” кафесына  дәштеләр. Кафе пешекчеләре  һәм Римма ханым Хәбирова эш тәртибен өйрәткәннән соң җиң сызганып эшкә керештек. Пәрәмәч ясауда һәркем үз вариантын да күрсәтте. Рәзилә  ханым Муллина хәтта берсен роза формасында ясап куйды. Мәктәп яшендәге укучы кызларыбыз да, студентлар да осталыкларын күрсәтеп, пәрәмәчләрне бик  җитез генә  ясады.   Мәчеттә белем бирүче Роза ханым  аш-су әзерләүне бисмилләһ әйтеп башларга кирәклеген искәртеп китте. Ә пәрәмәчләр  пешкән арада  якынлашып килүче Рамазан ае, ураза тоту, хәләл ризыклар турында сөйләп үтте. Очрашуыбыз бик күңелле һәм файдалы булды. Тәмле пәрәмәчләр белән чәй эчеп, бик канәгать таралыштык.

Инде безгә кунакка килә алмаучылар өчен пәрәмәчнең рецептын тәкъдим итәбез:

Эчлек:  Сыер мае -200 грамм, йөрәк- 200 грамм, үпкә – 300 грамм, ит – 200 грамм, бавыр – 300 грамм, суган – 300 грамм, үсемлек мае – 50 грамм

Камыры ике вариантта:

1 вариант: “Кош теле” камыры:

Йомырка -2

Тоз-бер чеметем

Шикәр комы – чеметем

Он-16- грамм

Эш барышы: Эчлекне әзерлибез, моның өчен граммлап бүленгән кисәкләрне кайнап торган суда 5-10 минут пешереп алабыз, күбеген җыеп торабыз. Дуршлагка салып саркытабыз, юабыз, иттарткыч аша чыгарабыз. Әзер катнашманы үсемлек маенда 25-30 минут кыздырабыз. Азрак су өстәргә дә мөмкин.

Аерым табада сыер маенда ваклап туралган суганны кыздырабыз,эчлек белән кушабыз, тоз өстибез һәм тагын 3-5 минут кыздырып алабыз.

Рецепт буенча каты тыгыз камыр басабыз, 10 минут читкә куеп өлгертәбез. Әзер камырны җәеп, 9 см диаметрлы түгәрәкләр  кисәбез.Аның  кырыйларын күтәреп бөрәбез. Үсемлек маенда пешерәбез. Пешкәч эченә эчлек салып, духовкага тыгып, 3-4 минут дәвамында 170 градус температурада пешереп бетерәбез. Кайнар килеш табынга бирелә.

2 вариант: Камыр чүпрә белән басыла. Әзер камырны 20 граммлап аып, түгәрәкләп җәябез, аңа 25 грамм эчлекне салып, камырны күтәртеп  бөреп эшлибез, уртасы ачык кала. Әзер пәрәмәчләрне үсемлек мае белән майланган табага тезәбез, 7-8 минут 160-170 градуслы температурада пешерәбез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*