tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәлгать Таҗетдин Болгарны татарларның рухи Ватаны дип атады
Тәлгать Таҗетдин Болгарны татарларның рухи Ватаны дип атады

Тәлгать Таҗетдин Болгарны татарларның рухи Ватаны дип атады

Россия Үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин борынгы Болгар шәһәрлеге җирләрен татарларның рухи Ватаны дип атады. “Чөнки пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхабәләре шушы җиргә килеп, безнең халкыбызга ислам динен бүләк итте”, – диде хәзрәт бүген Изге Болгар җыенына килгән мөселманнарны сәламләп.

  • Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә 922 елда ислам динен кабул итүе истәлегенә ел саен Татарстанның Спас районында “Изге Болгар җыены” уза. 1989 елда бу традициягә Тәлгать хәзрәт нигез сала. Җыенда катнашучылар саны хәзер 50 меңгә җитә.

Быел да җыенга Дагыстан, Ингушетия, Чечня, Кырым кебек мөселманнар күп яшәгән төбәкләрдән мөфтиятләр вәкилләре килде. X Бөтенроссия дин әһелләре форумына дип Казанга Россиянең 70ләп төбәгеннән чакырылган 1 меңнән артык имам да Болгар җыенында кунак булды.

Иртә белән Болгар ислам академиясендә Татарстан Президенты дин әһелләре белән очрашты. Ачык һавада корып куелган бәйрәм сәхнәсендә дини музыкаль программа тәкъдим ителде. Һәр елдагыча, мөселманнар Тәлгать хәзрәт белән башта Кече манара янында тәүбә догасын кылды. Аннан соң борынгы Җәмигъ мәчете нигезе урынында Татарстан мөфтие Камил хәзрәткә ияреп өйлә намазы укыды.

“70 ел эчендә меңләгән мәчет, чиркәүләр җимертелде. Соңгы өч дистә елда без – халык, дин әһелләре һәм дәүләт җитәкчеләре бергәләп, хәрабә хәлендә калган шул иман йортларыбызны торгыза алдык. Дөнья әле дә “кайнап” тора. Россиядә 193 төрле милләт вәкилләре гомер кичерә. Оныкларыбыз иманлы булсын, үзара дус-тату яшәсен, Ватанын яратсын өчен бөтен көчебезне түгәргә тиешбез”, – дип нәсихәтләрен бирде Тәлгать хәзрәт.

  • Быелгы Болгар җыены беренче тапкыр Россия Көрәш федерациясе тарафыннан илкүләм көрәш ярышлары үткәрелүе белән дә истә калды.

Лилия Гаделшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*