tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Телне саклау юлы бармы яки тел кемгә кирәк?
Телне саклау юлы бармы яки тел кемгә кирәк?

Телне саклау юлы бармы яки тел кемгә кирәк?

Соңгы елларда туган телебез татар теле тирәсендә барган вәзгыять милли хисле милләттәшләребезне борчуга салды. Газета-җурнал битләрендә, социаль челтәрләрләрдә телебезнең киләчәге аяныч хәлдә булуы өчен борчылып, төрле фикерләр яңгырады. Татар теленә карата үткәрелгән прокурор тикшерүләренә карата матбугатта да, телевидениедә дә кискен фикерләр әйтелде. Бүген туган проблеманың сәбәпләре дә күрсәтелде.

Кемнәрдер мәктәпне, конкрет укытучыларны гаепләделәр, кайберәүләр төп сәбәпне гаиләдә милли тәрбия җитмәүдә күрделәр. Озак уйланганнан соң, мин дә кулыма каләм алдым, югыйсә миннән акыллыраклар күптән үз фикерләрен әйттеләр инде. Телне яклау, саклау юлында шактый көрәш барды. Инде нокта куелды шикелле: татар теле өч сәгатькә булса да калды. Күп мәктәпләрдә рус телен 8 сәгатькә кадәр җиткерделәр. Думада утыручы акыллы депутатларыбыз компромисска бардык дип күкрәк кактылар, Дәүләт Советында утыручыларыбыз да канәгатьлек хисе белән тынычландылар. Нокта куярга да, тынычланырга да иртәрәк әле.

Кайбер мәктәпләрдә татар теле бөтенләй укытылмый башлады, маңкортлаша башлаган күпме татар туган теле итеп рус телен сайлады һәм сайлый. Киләсе халык санын алу вакытында күпме татарның кимүен дә күрербез әле. Рус булуның дәрәҗәлерәк икәнен аңлый шул татар: ата-анасы да, баласы да. Ә бит телебезне инкыйразга илтүче юллар яки сәбәпләрнең тамырлары тирәндә — Рәсәй хөкүмәте алып бара торган сәясәттә. Тарихка күз салыйк. 17-18 гасырларда милләтне яшәтүче һәм тәрбия чарасы булган дингә һөҗүм башлана: чукындыру сәясәте үткәрелә. Бу чараның нәтиҗәләрен әйбәт беләбез.

Инде телебезне, милләтебезне сакларга тиешле мәгариф системасы, мәктәпләребез ни хәлдә соң? Сәбәпләрен иң күп тәнкыйтьләнүче мәктәптән дә эзләп карыйк. Кызганычка каршы, мәктәпләребез дә — сәясәт колы шул. Бүген дә телгә — милләтнең йөрәгенә карата астыртын эш алып барыла. Бу моннан 10-15 ел элек башланды. Мәктәпләрдә имтихан буларак БДИ кертелде, соңрак аны рус телендә бирү мөмкинлеге генә калдырылды. Татар теленнән 9,11нче сыйныфларда имтиханнар бөтенләй бетте диярлек. Шулай итеп, бөтен фәннәрне русча укытуга күчә башладылар. Инде, ниһаять, «яңа адым ясалды», татар теленең кирәклеге шик астына алынды, хәтта башка фәннәрне, бигрәк тә рус телен өйрәнүгә комачаулавы “ачыкланды”. Кемнәрдер тарафыннан татар теленә каршы оештырылган бу компания үз максатына иреште. Без шамакай итеп кабул иткән ЛДПР җитәкчесе Жириновскийның, “Россия — руслар өчен, Россиядә бер генә тел булырга тиеш” шикелле фикерләренә колак салдылар, ахры. Рәсәй Конституциясенең телләр турындагы маддәләрен дә күрмәмешкә салышып, тагын бер тапкыр татар баласының рус баласы белән, ягьни телләренең дә тигез була алмавын аңларга “ярдәм иттеләр”. Мәктәпләрдә ыгы-зыгы башланды: татар теле дәресләре кыскартылды, укытучылар икенче белгечлек сайларга, яки китәргә мәҗбүр булдылар. Прокурор (үзебезнең татар) тикшерүләреннән куркып калган мәктәп җитәкчеләре, мәгариф хезмәткәрләре боерыкларны 150% ка үтәргә тырыштылар. Бары законнарны әйбәт белүче бер директор табылды. «СОЛНЦЕ» мәктәбе директоры А.Шмаков, рус милләтеннән булса да, дәресләрне кыскартудан баш тартты. Әлбәттә, суд юлында күп йөрергә туры килде аңа. Бу процессны телгә каршы суд дип атарга була иде.

Татар теленә каршы компаниянең башлануына татар телен укытуда кимчелекләрнең күп булуы да сәбәп булгандыр. Татарстан суверенитет алып, үзгәртүләр башлангач, башка милләт балаларына татар теле укытыла башлады. Кем генә укытмады бу фәнне: география, биология һәм башка фән укытучылары кыска вакытлы курслар үтеп, татар телен укыта башладылар. Алар арасында фәнне, укыту методикасын гына түгел, татар телендә юньләп сөйләшә белмәүчеләр дә бар иде. Үз балаларын да татарча сөйләшергә өйрәтә, милли тәрбия бирә алмаган укытучылар чит балаларга татар телен өйрәтергә тиеш булдылар. Өстәвенә, шактый авыр альтернатив дәреслекләр, аларга кушымта буларак, шактый катлаулы басма дәфтәрләр барлыкка килде. Кем иренми, шул дәреслек эшли башлады. Ф.С.Сафиуллина төзегән, күп еллар укыту нәтиҗәсендә сыналган дәреслекләр юкка чыгарылды. Мондый шартларда татар телен укытуның сыйфаты канәгатьләнерлек була алмый иде. Менә шулай итеп, шовинистик рухлы берничә кешенең татар теленә каршы компания оештыруына юл ачылды. Акылга сыймый торган хәл: Зыятдинова дигән ханым хәтта судка бирде, янәсе татар теле дәресләре рус телен үзләштерүгә комачаулый. Татар телен өйрәнүне ирекле сайлауга кадәр барып җиттеләр. Ирекле сайлауга калса, балалар күп фәнне сайламаслар иде; физика, география шикелле фәннәр читтә калыр иде бит.

Туган телне белмәүдә иң күп гаепләнүче өлкә гаилә тәрбиясе булды. Килешмичә мөмкин түгел. Күп гаиләләрдә туган телне өйрәнүгә, гореф-гадәтләр нигезендә тәрбияләүгә бөтенләй игътибар итмиләр, хәтта кирәк дип тә санамыйлар инде. Элек-электән авылны туган тел сакчысы дип санау гадәткә кергән иде. Бу фикер асылда югалып бара. Хөрмәтле Әлфирә ханым Низамова бер мәкаләсендә, татар авылында балалар русча сөйләшә дип борчылып язган иде. Бу яңалык түгел: бөтен авылларда да шушы хәл. Сәбәпләре дә күп: шәһәрдән кайткан татар баласы русча гына сөйләшә, әти-әнисе шушы авылныкы булса да, ул аның татарча сөйләшүен таләп тә итми, кирәк дип тә санамый. Дөресен әйтергә кирәк, баласының русча гына сөйләшүе өчен горурлык хисләре кичерә дип аңлыйм (гафу итсеннәр). Кайчандыр авылдан шәһәргә киткәч, рус телен начар белүе аркасында кыенлык кичергәннәрдер. Аларны да аңларга була. Баласының рус телен белеп, кеше арасына керүен, кеше булуын телиләрдер. Авылдашлар, яшьтәшләр белән очрашканда, еш кына тел, гореф-гадәтләр турында сөйләшергә туры килә. Кызганычка каршы, авыл кешеләре арасында да, нигә кирәк инде татар теле дәресләре, дигән кешеләр дә бар.
Дөрес, катнаш никахтан туган балалар да күп. Күбесенең әти-әнисе бу мәсьәләгә игътибар итми, нинди аермасы бар инде диләр. Аермасы бар шул. Мин үзем һәр милләткә хөрмәт белән карыйм. Атның аласы да, коласы да була дигән шикелле русның да, татарның да әллә кемнәре бар. Ләкин бит һәркайсының үз теле, гасырлар буе әхлакый сыйфатлар тәрбияләгән гореф-гадәтләре, йолалары бар. Соңгы вакытта тел белән бергә менә шул тәрбия чаралары да югала бара. Хәзерге вакытта элек татарлар арасында сирәк күренеш булган әхлаксызлык күренешләре дә очрый. Болар кечкенәдән дөрес юнәлеш бирмәүдән, милли тәрбия җитмәүдән килә бит. Рус кызына өйләнгән егетнең гаиләсендә, әлбәттә, татарча сөйләшмәячәкләр, чөнки баланы әни кеше тәрбияли, аңа үз теле, үз йолалары якын.

Җәй көне бер танышым белән сөйләшү авыр хисләр калдырды. Чаллыда яши, оныгы русча сөйләшә, килене рус кызы икән. Туган тел турында сөйләшеп киттек, мин гадәттәгечә үз фикеремне әйттем. Мәктәптә татар телен укыту мәсьәләсенә җиткәч, ул, миңа татар теленең кирәге булмады, кирәк тә түгел дип, минем башыма суккандай итте. Болай уйлаучылар аз түгел шул, кызганычка каршы. Әти-әни сине үстереп кеше иткәч, хәзер аларның кирәге юк, дип әйтә башласалар?! Әти-әниләрен “анда әйбәтрәк булыр” дип, картлар йортына урнаш­тыручылар да бар бит!! Инде авыл балаларының русча сөйләшеп йөрүенә килсәк, аңлашыла да: безнең авыл баласы “кемнән ким”, ул да русча сөйләшергә тырыша. Бу гади нәрсә түгел, чишеп булмый торган проблемага әйләнеп бара. Мәктәпкә дә кермәгән балаларны күзәтә башладым. Чаллыда яши торган сеңелемнең оныгы бик матур итеп татарча сөйләшә иде: өйдә гел татарча сөйләшәләр. Бакчага йөри башлагач, русчага күчте. Аңа татарча эндәшәләр — ул русча җавап кайтара. Бервакыт мин кисәтү ясагач: ”На татарском разговаривают только старые”, — дигәч, авызымны ачтым да калдым. Димәк, бакча тәрбиячеләре шундый юнәлеш бирәләр. Икенче сеңелемнең оныгына өч кенә яшь әле. Бакчага да йөрми, үзара татарча гына сөйләшәләр, милли тәрбия бирергә тырышалар, ә ул русча сөйләшергә тырыша, русча сүз запасы да шактый. Мин моңа аптырадым һәм сәбәбен дә аңладым: ул мультфильмнар карый, шуннан өйрәнә икән. Татарчаларын табып, аларны күрсәтеп карыйбыз. Юк, алар аңа кызык түгел, чөнки алар күбрәк соры, караңгы төсләрдә, ә русча мультфильмнар балаларны үзенә тарта торган ачык төсләрдә, сүзләре дә аңлаешлы. Безгә, “Ну, погоди!”ны карап үскән буынга хәзерге мультиклар мәгънәсез тоела иде. Алай түгел икән. Заман, яшь үзенчәлекләре исәпкә алынып эшләнергә тиешле икән мультиклар да. Менә телгә карата үткәрелә торган сәясәтнең тагын бер очы шунда.

Хәзер телевизорларыбызда 100-150 канал, шунда балалар өчен русча көн-төн эшли торган 15ләп канал бар. Бакчада рус теле дәресләре булмаса да, балалар мәктәпкә русча сөйләшә белеп керәчәкләр. Руслаштыру сәясәте, астыртын алып барыла торган сәясәт менә шушы инде ул. Ә безнең татар телевидениесендә туйдырган “Күчтәнәч” тапшыруы гына. Менә шушы көннәрдә генә безне сөендергән вакыйга булды: ниһаять көн-төн эшли торган татарча “ШАЯН-ТВ” каналы пәйда булды. Бу турыда сүз күптән бара иде. Инде гомере озын булып, яхшы сыйфатлы булып, балаларны үзенә җәлеп итә, телебезне саклауга ярдәм итә торган канал булсын иде. “Таяну ноктасы”, ”Ком сәгате” тапшыруларында бу турыда да сүз күп булды. Төшенкелек рухында башланган мәкаләмне киләчәккә ышаныч белән дәвам итәсем килә башлады. Тынычланырга иртәрәк шул әле.

Әлеге тапшыруларда катнашып, тел турында сөйләүчеләрнең күбесенең балалары татарча сөйләшми, татарча җырлап, моңга сусаган татарның акчасын җыеп йөрүче җырчыларның яртысы татарча сөйләшми дип беләм, чөнки социаль челтәрләрдә дә алар фикерләрен русча язалар, үзләренә русча реклама ясыйлар. Аллага шөкер, телебез, милләт язмышы өчен борчылып яшәүче фидакярләребез дә бар әле, дип, күңелне тынычландырам тагын. Марат Лотфуллин, Кадрия Идрисова, Руслан Айсин, Тәбрис Яруллин шикелле милләтпәрвәрләребез күбрәк булсын, Туфан абый шикелле көрәшчеләребез мәйданга килсен иде дип телим. Әлбәттә, алар гына хәл итеп бетерә торган проблемалар түгел болар. Татарның үзенең уяну, зомбилык, маңкортлык шикелле авырулардан котылуы кирәк. Һәр татар кешесе: ”Миндә милли хис, милли горурлык хисе бармы? Балаларым, оныкларым туган телләрен әби-бабаларының телен, гореф-гадәтләрен белерләрме, киләчәк буынга илтә алырлармы?” дигән сорау куярга, битарафлыктан котылырга тиеш. Тагын миллилектән ерак торган бер күренешкә тукталасым килә.

Халкыбызның дингә тартылуы, балаларына да дини тәрбия бирергә тырышуы уңай күренеш. Мәчет-мәдрәсәләрдә Коръән сүрә-ләрен белү буенча конкурслар үткәрелә башлады, намаз укый белгән балалар да күп. Тик мине бер нәрсә бик борчый: Коръән сурәләрен яттан укый белүчеләр арасында үз ана телен белмәүче, татарча сөйләшә белмәүче балалар да шактый. Бу нәрсә? Мин аңлый алмыйм. Баласын җитәкләп, мәчеткә алып килгән ана баласына шактый авыр гарәп сүзләрен ятлауның кирәклеген төшендерә, ә шактый җиңел саналган татар телен белүнең әһәмиятен аңлата алмый, димәк, үзе дә аңламый. Кызганычка каршы, минем бу фикерләрем миллилектән ерак торган, туган телен югалткан милләттәшләребезгә барып җитә алмас, шулай да милли хисе булган милләттәшләребез күбрәк дип уйлыйм. Милләтебез язмышы ул — һәркайсыбызның язмышы, менә шуны аңлап, балаларыбызга, оныкларыбызга телебезнең матурлыгын җырлар, әкиятләр аша күрсәтеп, аның бөеклеген, милләт тарихының нигезе икәнлеген төшендерә алсак иде. Бу — һәркемнең бурычы, максаты.

Гәүһәрия Шәймәрданова, Әгерҗе шәһәре.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*