tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Телне сатарга ярамый
Телне сатарга ярамый

Телне сатарга ярамый

“Татар-информ”да чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен саклауга багышланган матбугат очрашуында “Анталия татарлары” оешмасы директоры Оксана Назарова әнә шулай диде. Ул интернет аша татар теленә өйрәтү өчен  “Туган тел” проектын оештырып, Татарстанның мәдәният оешмалары белән хезмәттәшлек итә. Гадәттә, бер дәрестә 80гә якын кеше катнаша икән.

– Хәзерге вакытта татар телен өйрәнәм, икенче кил­гәндә, сезнең алда татарча сөйләргә тырышырмын, – диде Оксана журналистларга. – Узган ел  якшәмбе мәктәбендә татар теле дәресләрен үткәрә башладык. Әмма телне өй­рәнү өчен бу гына җитми,  шуңа күрә интернет аша Татарстандагы  музей, театрлар һәм башка мәдәни оешмалар белән берлектә онлайн  дә­ресләр уздырырга булдык. Казанга килгәч, тәкъдимемне Татарстан Милли музееның генераль директоры Гөлчә­чәк Нәҗиповага җиткердем. Ул, көчебездән килгән кадәр ярдәм итәрбез, диде. “Казан егетләре” төркеме, иҗади биремнәр аша җиңүчеләрне барлап, почта аша бүләкләр җибәрә. Болар бөтенесе дә бушлай оештырыла. Туган телне сатарга ярамый.

Шушы вакыт эчендә 10нан артык видеодәрес оештырганнар. Дәресләрдә, күп дигәндә, 80ләп кеше катнаша икән. Күбрәк җәлеп итәрләр иде дә, техник мөмкинлекләр җитми, ди. Анталиядән тыш, проектта Казахстан, Кыргызстан, Италия вәкилләре катнашырга теләк белдергән.

– Без 1996 елдан бирле “Туган тел” җырын башкарабыз.  Моннан берничә ел элек аны инлизчә дә, урысча да җырлый башладык. Онлайн видеодәресләр читтә яшәү­челәр өчен бик кызык, – ди “Казан егетләре” төркеме җырчысы Айдар Әгъләмов.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов спек­такльләр, артистларның юбилей кичәләренең онлайн трансляциясе оештырылуын әйтте. Бу сан  бер елдан артык вакыт эчендә 19га җиткән. Барлыгы 30 меңләп кеше кызыксынган. Соңгы тапкыр “Җанкисәккәем” спек­­таклен Ирландиядә –11, Төркиядә – 4, Нидерландиядә – 4, АКШта  3 кеше караган. Камал театры, сайт аша кибет ачып, китап­ларның электрон вариантын, шулай ук спектакльләрне сату эшен дә оештырган. “Акча булса эшлим, булмаса – юк, дип утыру – наданлык. Проект­ларның файдасы булганда, безгә дә эшләргә кызык”, – ди Илфир әфәнде.

– Чит илләрдә туган телне саклау кыен. Укытучылар, дәреслекләр җитми. Әгәр татар телен популярлаштыра  торган фонд булдырылса, анда яшәүчеләргә җиңелрәк булыр иде, – ди Оксана. – Киләсе елда өлкәннәрне татар теленә өйрәтә башларга җыенабыз. Анталиядә 2 меңләп татар яши. Татарстан безгә  татар мәктәбе ачарга ярдәм итсә, иң  зур хыялыбыз тормышка ашар иде. Ә сезне июньдә Анталиядә  икенче мәртәбә уздырылачак Сабантуйга чакырабыз.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*