enrutat
Баш бит / Тәңре татарларга ике канат биргән: татар һәм рус телләре. Аларның берсеннән үзеңне мәхрүм итеп нигә гарип булып калырга?
Тәңре татарларга ике канат биргән: татар һәм  рус телләре. Аларның берсеннән үзеңне мәхрүм  итеп нигә гарип булып калырга?

Тәңре татарларга ике канат биргән: татар һәм рус телләре. Аларның берсеннән үзеңне мәхрүм итеп нигә гарип булып калырга?

Күптөрлелектәге бердәмлек: татарларның туган телен дә Европаның азсанлы халыклары тәкъдире көтәме?

Мәдәниятләр һәм телләр күптөрлелегендә бердәмлек, бу – Инера Сәфәргалиеваның тормыш мәсләге. Ул Occitanie et Tatarie (Окситания һәм Татария) француз-татар ассоциациясе җитәкчесе. Россиядә региональ җирле телләрнең бүгенге көндәге хәлен һәм Дәүләт Думасында телләр буенча законопроект каралуын искә алып ул үзенә: татар телен дә Франциядәге окситан теле тәкьдире көтәме дигән сорау куя. Ә ул тел исә XX гасырның беренче чирегендә илдә гомуми француз теле кертүнең корбаны булды. Аннан тыш Инера ханым татар һәм Европа телләре арасында кызыклы бәйләнешләр дә таба.

Окситан тырмасы

Минемчә Россия бүген XX гасыр башында Франция барган юлдан бара, төп мәдәният һәм телнең бар өлкәдә дә өстенлек итүе һәм җирле мәдәният һәм телләр үсешен тоткарлау сәясәте алып барыла илдә. Ләкин Франциягә килгәндә, анда бүгенге көндә җирле региональ кыйммәтләрнең яңарыш күренеше күзәтелә. Чөнки хәзер бу илдә региональ үзенчәлекләрнең күптөрлелеге туризм икътисады күзлегеннән караган вакытта күпкә отышлы булуын яхшы аңлый башладылар. 1990 елдан башлап килгән туристлар саны буенча Франция дөньяда беренче урында тора. Бу җәһәттән бер искәрмә бар, беренчелек титулына шулай ук Испания дә дәгъва белдерә, чөнки Испаниягә барган күп туристларның юллары Франция аша үтә. 2014 елда Франциягә 84 миллион турист килде, ә 2020 елга аларның саны 100 миллионга җитәр дип көтелә.

Шунысын әйтеп китәргә кирәк, илдә җирле телләр проблемасы хәзер актуаль проблема саналмый. Кулланудан төшеп калган тулы бер гасыр – бу телләрнең сүнеп юкка чыгу дәрәҗәсенә тәгәрәве өчен җитәрлек вакыт …

Соңгы вакытта Франция һәм Европаның башка илләрендә җирле мәдәният, җирле мирасны торгызу өлкәсендә кызыклы нәтиҗәләргә ирешкән региональ көчләр барлыкка килде. Алар җирле телләрне торгызу өлкәсендә дә яхшы гына хезмәт куялар. Моннан ике ел элек Франциядә регионнарны берләштерү үткәрелде, шуның нәтиҗәсендә илдә зур гына яңа регион – Окситания регионы (Урта диңгез буе – Переней таулары) барлыкка килде. Бу регионның үзәге – Тулуза шәһәре, ул шоссе буенча Барселона шәһәреннән 400 км ераклыкта. Регионны элекке тарихи атамасы – Окситания дип атау – җирле окситан халкының, аның активистларының, дусларының зур казанышы. Бүгенгекөндә окситан телен саклап калу, торгызу буенча да эшләр дә алып барыла. Ләкин бер гасырдан артык кулланудан туктатылып торган телне тулысынча торгызу турында әле хәзергә сөйләп булмый.

Бу мисалның татарларга сабак булуын һәм татарларның андый тәкъдиргә юлыкмауларын теләр идем. Әгәр дә һәр аңлы, намуслы кеше татар теле сакланып калсын, алга таба үссен, аның куллану даирәсе киңәйсен өчен хәленнән килгәнчә үз өлешен кертсә, татар халкы мәдәниятен сызып ташлап булмаячак, һәм аның алга таба үсешен тоткарлап та. Мин үзем дөньядагы бар мәдәният һәм телләрне саклап калу тарафдарымын, димәк, күптөрлелек тарафдарымын.

Әлбәттә, без гомумкешелек кыйммәтләрендә бердәм булырга тиешбез, тик ул бердәмлек аерым бер мәдәниятләрнең күптөрлелегендә чагылыш алырга тиеш. Шул вакытта гына мин дә, башкалар да сайлап алу мөмкинлегенә ия булачаклар. Шул вакытта гына без бер-беребезне баета, бер-беребезне үстерә алачакбыз.

Күптөрлелекне саклап калырга

Россиядә 190 тирәсе халык яши. Бу кадәр мәдәниятләр күплеге башка бер илдә дә юк. Икътисади күзлектән караган вакытта, бу – туризм өчен чып чын Клондайк. Без үз конференцияләребездә татар дөньясы турында сөйлибез, күпләр анда үзләре өчен таныш булмаган кызыклы яңа бер дөнья ачалар. Көнбатышта мәсәлән матрешкалар яки “Калинка” җыры белән беркемне дә шаккаттырып булмый хәзер. Россия – бер Мәскәү, Петербург һәм рус халкы гына түгел бит. Россия – күпмилләтле, күп мәдәниятле ил.

Әгәр дә үзәк телевидение каналлары башка регионнар, милләтләр мәдәнияте белән таныштыру өчен эфир вакыты бүлсә, бу бик гадел булыр иде. Һәм дә бу тапшырулар циклын шул милләт вәкилләре, регионнар әзерләсә. Регионнар, милләтләр тормышына Мәскәү корреспондентлары күзлегеннән түгел, ә җирле халык күзлегеннән карау бик тә кызыклы булыр иде. Регионнардагы халыкның чын тормышы да ачылып китәр иде телевизор экраннарында. Әгәр дә илдә үзәк телевидение бар икән, нишләп әле ул бер генә тавышлы булырга тиеш, нишләп әле аңа күптавышлы, бар Россия киңлекләрендә мультикуралы булмаска? Шунда инде ул чынлап та үзәк телевидение булган булыр иде.

Минем үзем өчен башта мәдәният, аннан соң гына икътисад. Франциядә мәсәлән кеше белән аралашкан вакытта аның шәхси культурасына игътибар итәләр, ә аның кесәсендәге акчасына түгел. Европа илләре Россиядән шуның белән аерылып торалар да. Дөресен генә әйткәндә, Франциядә бай кешеләрне гомумән хөрмәт итмиләр, чөнки аларның күпләре, салым түләмәс өчен (илдә финанс керемнәренә прогрессив салым шкаласы кертелгән) башка ил ватандашлыгы алырга тырышалар. Тик шул ук вакытта Франциядә яшәүләрен дәвам итәләр, аның нигъмәтләреннән файдаланалар. Мин монда Франция ватандашлыгыннан баш тартып Россия ватандашлыгы алган бик тә киң билгеле бер иҗат кешесен әйтеп тормыйм инде.

Россиядә шулкадәр киң популяр булган люкс автомашиналар, затлы киемнәр, видекамералар куелган зур-зур күпэтажлы коттеджлар – француз халкы өчен артык кызык түгел, алар моңа омтылмыйлар. Башка мәдәниятләргә карата ачык булу, җәмгыятьтә барысының да бәрәкәтле тигез тормышта яшәве, бар гражданнарның тигез хокуклыгы идеяләре монда мәктәп елларында ук балаларның аңына сеңдерелә. Франция дигән илнең дәүләт девизы: “Азатлык, тигезлек, туганлык!”, һәм бу девиз – беренче француз революциясе елларыннан ук килә.

Бу дөнья үзенең күптөрлелеге белән гүзәл. Мин беркемне дә аерылып чыгарга да, таркалырга да чакырмыйм. Әлбәттә, бердәм булырга кирәк, тик телдәге һәм мәдәни күптөрлелекне саклап. Гомерем буе Россиядән читтә, башта Урта Азиядә, аннары Франциядә яшәп тә, мин һәрвакыт күңелем белән Россиядә булдым, Россия белән бәйләнешне бервакытта да югалтмадым. Чөнки минем тамырларым Россиядән, ата-бабаларым – Оренбург өлкәсеннән, Башкортостаннан. Минем әти-әниләр бакыйлыкка күчкәч, алар белән тулы бер галәм – татар мәдәнияте, традицияләре һәм дә, иң мөһиме, татар теленнән торган тулы бер галәм дә бакыйлыкка күчте. Һәм башка бер генә мәдәният тә, рус мәдәнияте дә, француз мәдәнияте дә миңа бу галәмне алыштыра алмый, мин аларны ничек кенә хөрмәт итсәм дә, һәм дә алар мине шәхес буларак ни кадәр генә баетсалар да.

Кайбер татар-латин бәйләнешләре

Татар телен белүем аркасында (гәрчә мин үзем татар мәктәбен тәмамламасам да) мин бар Урта Азия халыклары белән иркен аралаша алдым. Мәгриб илләрендә дә татар теле һәм мәдәнияте аркасында күп кешеләр белән уртак тел таба, аңлаша алдым. Чөнки татар телендә гарәп алынмалары күп.

Франциядә яшәп тә мин татар теленең латин телләре белән кайбер бәйләнешләрен очратам. Бу – минем өчен тулы бер ачыш булды. Мәсәлән, кайбер борынгы татар сүзләре француз һәм башка Европа телләре сүзләре белән охшаш мәгънәдә, алар уртак яңгырашлы яки уртак тамырлы сүзләр. Бу мине гомумән гаҗәпкә калдырды. Мондый феноменга җавапны мин өлешчә Фижак (Figeac) шәһәренең Шампольон исемендәге язу музеенда таптым. Бу шәһәр безнең Окситания регионында урнашкан, ә Шампольон (Jean-François Champollion) – Мисыр иероглифларын укый алган зур галим, тел белгече. Музейда телләр таблицасы бар. Шул таблицадан күренүенчә, латин телләре һәм төрки телләр ниндер борынгы уртак бер телдән аерылып чыкканнар. Ләкин ул тел бүгенге көндә үле телләр исемлегендә. Еврапа телләренең татар теле белән бәйләнешен мин топонимнарда да очратам. Менә бу фотографиягә күз салыгыз. Бу Франциянең көньягындагы бер авыл, аның исеме – Cazan (Казан).

Мин шулай ук монгол, кытай, татар һәм башка төрки халыкларның үзенчәлекле мәдәниятләрендә дә охшашлык табам. Мин аларны милли бизәкләрдә, милли ашларда, милли киемнәрдә, милли тамгаларда, символларда, телдә һәм башкаларда очратам. Гүзәл һәм бай татар теле һәм мәдәниятендә кешелек цивилизациясенең борынгы серләре яшеренгән, анда – татарларның генетик коды, безгә аны әле ачарга да ачарга. Ул безгә күп гаҗәеп ачышлар китерәчәк әле. Татар теле һәм мәдәнияте – шулкадәр борынгы, шулкадәр кызыклы, ул җентекләп өйрәнүне таләп итә, аның рус һәм башка халыклар дәүләтчелеге, мәдәнияте, тормыш-көнкүреше һәм теленә биргән өлеше дә. Күпме татар сүзләре рус телендә! Рус лексикасының өчтән бере – татар алынмалары! Ә татар топонимнары күпме! Карпаттан алып Тын океанга кадәр киңлекләрдәгtн һәр дүртенче топоним – татар телендә! Киевның, Харьковның үзләреннән башлап.

Ә үз телләрен белергә, сакларга теләмәгән татарларга мин кайвакыт шулай дим: Тәңре сезгә ике канат биргән –татар һәм рус телләрен. Бер канатыңнан үзеңне мәхрүм итеп, нигә гарип булып калырга?

Инера Сәфәргалиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*