tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәрбиячеләр – иң бәхетле хезмәт ияләре
Тәрбиячеләр – иң бәхетле хезмәт ияләре

Тәрбиячеләр – иң бәхетле хезмәт ияләре

25 сентябрьдә “Россия тәрбиячеләре – 2019” VII Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясалды. Конкурс тәрбиячеләрнең тәҗрибәсен башкаларга тарату, аларга ярдәм итү һәм уңышлы эшләүче тәрбиячеләрне билгеләү максатыннан уза.

Быел җиде номинациядә 69 тәрбияче катнашкан, шуларның 21е – лауреат, җидесе җиңү яулаган. Тантанада лауреатлар арасында ике милләттәшебезнең фамилиясе яңгыравы да күңелле булды. Менә алар: Ижау шәһәренең 11 нче балалар бакчасы җитәкчесе Фирүзә Умарова һәм 159 нчы балалар бакчасының педагог-психологы Эльмира Яруллина. Җиңүчеләр Россия күләмендә узачак конкурста катнашу өчен юллама алдылар.

Тәрбиячеләр – иң бәхетле һәм авыр хезмәт ияләре. Бәхетле, чөнки алар явызлыкны белмәүче эчкерсез күңелле сабыйларга беренче тормыш дәресләре бирүчеләр. Авыр хезмәт, чөнки көн дәвамында дистәләгән баланы җайларга, көйләргә, һәркайсына күңел җылыңны бирергә кирәк.

Тәрбиячеләрнең һөнәри бәйрәме беренче тапкыр 2004 елда билгеләп үтелә. “Россия тәрбиячеләре” конкурсында “Милли тәрбия” дигән номинация кертелгән булса, республикадагы балалар бакчаларында сабыйларның күңеленә милли тәрбия орлыгы салучы безнең тәрбиячеләр дә җиңүчеләр рәтендә булырлар иде. Чөнки Удмуртиядә милли мәгариф чылбырының нык­лы өлеше булып балалар бакчалары тора.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*