tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тере музыка бәйгесе: бүләккә – альбом яздыру
Тере музыка бәйгесе: бүләккә – альбом яздыру

Тере музыка бәйгесе: бүләккә – альбом яздыру

Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Yummy Music лейблы «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә әзерләнү уңаеннан яңа тере музыка бәйгесен игълан итә!

Катнашу өчен: 

  1. берүзең яки төркем белән тере аккомпанементка җыр башкарырга (рэперлар өчен “минуска” да укырга ярый) һәм аны видеога төшерергә кирәк. (Профессиональ камерамы, телефонмы – аермасы юк. Яңа җырларга өстенлек бирелә)
  2. Гаризаны биредә тутырырга:
    https://docs.google.com/forms/d/17S7n1nIBFVJQEgaWyL-7..
  3. Гаризалар 31 мартка кадәр кабул ителә. 1 апрель көнне без 10 иң шәп башкаручыны билгеләрбез. Алар 18 апрельда New York Сoffee кафесында узачак фатирникта катнашу мөмкинлегенә ия булачак
  4. Сайлап алынган 10 катнашучының материаллары 2 апрель көнне МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ төркемендә эленәчәк, алар өчен тавыш бирү 18 апрельга кадәр дәвам итәчәк.

Иң күп тавыш җыйган башкаручылар 26 апрель көнне Бауман урамындагы “Мин татарча сөйләшәм” концертында чыгыш ясаячак һәм альбом яздырырга дип студия чыгымнарын каплау өчен 50 мең алачак.

Төп призлар:
“Мин татарча сөйләшәм” концертында катнашу һәм альбом яздыру.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*