tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәтеш районы Зур Әтрәч авылында Мәүлид бәйрәме уздырылды
Тәтеш районы Зур Әтрәч авылында Мәүлид бәйрәме уздырылды

Тәтеш районы Зур Әтрәч авылында Мәүлид бәйрәме уздырылды

Тәтеш районы Зур Әтрәч авылы мәдәният йортында Мәүлид бәйрәме уздырылды. Чарада җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова белән бергә оешма әгъзалары, район гәҗите хезмәткәрләре, Казаннан килгән кунаклар, күрше авыллардан килүчеләр һәм шушы җирлектә яшәүчеләр катнашты. Мәҗлестә шулай ук җирлек башлыгы Илнур Юнысов, “Нур” агрофирмасы җитәкчесе Радик Нургалиев, Тәтештән Ирфан хаҗи Халитов, авыл имамы Ислам Фәйзуллин, Кече Әтрәч имамы Мөнәвир Шакиров, район “Ак калфак”лары Рима Сафиуллова, Асия Ибраһимова, Сәлимә Арсланова һәм башкалар җылы теләкләр белдергән чыгышлары белән күркәм мәҗлескә нур өстәделәр. Районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов Мәүлид уңаеннан үтемле вәгазь сөйләп, Коръән аятьләре укыды.

Ә көннең икенче яртысында район “Ак калфак”лары җирлектә яшәүчеләр белән бергә авыл читендәге күл янәшәсендәге яңартып төзекләндерелгән чишмә янына җыелды. Биредә гармун моңнары белән бергә татар халык җырлары да яңгырады, шифалы чишмә суыннан куелган самавыр чәе һәм авыл уңганнары пешергән ризыклары белән сыйлады.

Сания Сәмигуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*