tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәтештә “Ак калфак”лылар мөмкинлекләре чикле балалар лагерендә булып кайтты
Тәтештә “Ак калфак”лылар мөмкинлекләре чикле балалар лагерендә булып кайтты

Тәтештә “Ак калфак”лылар мөмкинлекләре чикле балалар лагерендә булып кайтты

Физик мөмкинлекләре чиклəнгəн, төгəлрəге ишетү-сөйлəшүлəрендə зəгыйфьлеклəре булган балаларны укыту-сəламəтлəндерү лагере белəн дуслыгыбыз ныгыганнан ныгый бара.Тагын яннарына бардык. Алдагы сменаларда ял иткəн балаларның кайберләре тагын əйлəнеп килгəннəр икəн. Димəк, “Карлыгач” лагере ошаган, Идел ярындагы Тəтешебезне үз иткəннəр. Алары каршы килеп кочаклап ук алдылар. Тəмле сүзлəре урынына карашлары сөя, күзлəреннəн нур түгелə.

Бу сменага кечерəк яшьтəге балалар килгəн икəн. Безгə, укытучы апалары арқылы, ял вакытында кайларга барган, нəрсəлəр күргəн, нишлəгəннəрен сөйлəделəр. Аннары концерт күрсәттеләр. Чыгышлары карап туйгысыз! Инде сəхнə йолдызларына əйлəнеп беткəннəр. Карап, тыңлап торырга кеше булса, көне буе чыгыш ясарга да əзерлəр кебек. Иж,ади мөмкинлеклəрен үстерү белән үз эшенең осталары шөгыльлəнүе сизелə. Бу балаларның укытучы-тəрбиячелəре олы рəхмəт һəм ихтирамга лаек.

Концерттан соң, истəлеккə дип, бергə фотога төштек. Алып килгəн күчтəнəчлəребез урынына сабыйларның саубуллашкандагы ихлас кочаклауларын, бер кочак ж,ылылык, шатлык, чисталык алып киттек.

Авылны карап əйлəнгəн арада, хəрби формалы бер машина ир-атларның лагерь юлыннан кереп китүен күреп калдык. Кылт итеп исебезгə төште: бүген бит 2 нче август – Һава десанты гаскəрлəре көне. Десант тиешле урынга төшə, диештек. Əфарин, егетләр, булдырасыз!

 

Салима Арсланова

“Ак калфак” оешмасы әгъзасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*