tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәтештә “Шәфкать – Шәриф” бәйрәменә җыелып дога кылдылар
Тәтештә “Шәфкать – Шәриф” бәйрәменә җыелып дога кылдылар

Тәтештә “Шәфкать – Шәриф” бәйрәменә җыелып дога кылдылар

Татарстандагы Тәтеш районының Әтрәч авылында милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклау йөзеннән “Шәфкать – Шәриф” бәйрәме уздырылып килә. Аның кысаларында “Әтрәч укулары” дип аталган дини бәйрәм  дә оештырыла.

6 июньдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, А.Халиков исемендәге археология институты һәм Тарих институты галимнәре, белгечләре, Татарстан депутатлары катнашында ул 9нчы мәртәбә уздырылды.

Әлеге чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе” җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Тәтеш мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, күп сандагы галимнәр, язучылар, Тәтеш районы хакимияте вәкилләре, кунаклар, авыл халкы катнашты.

“Әтрәч укулары” чарасын үткәрүнең төп максаты – тарихи хәтеребезне яңартудан һәм мәрхүмнәр рухына җыелып дога кылудан һәм рухи кыйммәтләребезне барлаудан гыйбарәт. Шужа да чарада мәрхүмнәр рухына багышлап каберлекләр янында дога кылынды. Шулай ук дин әһелләренең үтемле вәгазьләре яңгырады, мөнәҗәтләр әйтелде. Тарихыбызны өйрәнгән зыялылар чыгышлары да халыкны игътибарсыз калдырмады.

Тәтеш районы республикага үзенең тарихи каберлеге белән билгеле җирлек. Әтрәч җирлегендә борынгы, бөек Шонгыт дигән шәһәрнең калдыклары һәм аның калдыкларыннан менә шул каберстан, зират торып калган. Тарихи тикшеренүләрдән күренгәнчә, Олы Әтрәч каберлегендә сакланган ташбилгеләрнең куелу вакытлары XIV гасырның беренче яртысына карыйлар һәм барысы да болгар, гарәп телләрендә язылганнар.

http://dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*