tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәүфик Кәримов әдәби премияләргә кандидат итеп күрсәтелгән
Тәүфик Кәримов әдәби премияләргә кандидат итеп күрсәтелгән

Тәүфик Кәримов әдәби премияләргә кандидат итеп күрсәтелгән

Бөтендөнья татар конгрессына хәбәр итүләренчә, Казахстанда яшәүче язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Тәүфик Кәримов проза.ру сайты редколлегиясе тарафыннан “2014 ел язучысы” һәм “2014 ел мирасы” әдәби премияләрен алуга кандидат итеп күрсәтелгән. Әлеге сайтта язучының әсәрләре белән дә танышып була.

“2014 ел язучысы” (“Писатель 2014 года”) – милли әдәби премия, аны гамәлгә РФ язучылары берлеге, РФ нең матбугат һәм мәгълүмат федераль агентлыгы ЮНЕСКО оешмасы куйганнар.

“2014 ел мирасы” (“Наследие 2014”) – император Романовлар йорты тарафыннан оештырылган.

Премия алучылар – җиңүчеләр 2015 елның мартында билгеле булачак дип көтелә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*