tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Tht Minis United Buddy Bears” тагы татар аюсы – түбәтәйле, камзуллы һәм читекле
“Tht Minis United Buddy Bears” тагы татар аюсы – түбәтәйле, камзуллы һәм читекле

“Tht Minis United Buddy Bears” тагы татар аюсы – түбәтәйле, камзуллы һәм читекле

1 июльдән “Казан” гаилә үзәге янында “Tht Minis United Buddy Bears” күргәзмәсе эшли башлады. Анда БМОга кергән илләрнең символлары сурәтләнгән аюларның кечкенә вариантлары сыннары урнаштырылган. Күргәзмә ачылу тантанасында Татарстан аюын бизәкләү буенча бәйге игълан ителгән иде. Аның нәтиҗәләре белән бүген “Татар-информ” МА тарафыннан уздырылган матбугат конференциясендә таныштырдылар.

Бәйге 1-10 июль көннәрендә үткәрелеп, 10-15 июль көннәрендә социаль челтәрләрдә тавыш бирү уздырылган, 16 нда исә жюри җиңүчене билгеләгән.

Казан шәһәренең туризмны үстерүгә ярдәм комитеты директоры Евгения Лодвигова сүзләренчә, чара казанлыларга бик ошаган. Моны социаль челтәрләрдәге фотосурәтләр дә дәлилли.

Татарстан аюын бизәкләүне чараны оештыручылар үзләре тәкъдим иткән. Конкурска 170 тән артык иҗади эш юлланылган. Тавыш бирүдә исә 2 меңләп кеше катнашкан. Бәйгедә, Татарстаннан тыш, Түбән Новгород, Чабаксар кебек шәһәрләрдән дә катнашучылар булган.

Евгения Лодвигова сүзләренчә, бәйгегә юлланган һәр өченче аю эскизы түбәтәйле булган. Конкурста җиңү яулаган Мия Мусинаның аюы да түбәтәйле һәм милли бизәкләргә бай. Милли үрнәкләр аюның гәүдәсендә генә түгел, йөзенә дә төшерелгән. Түбәтәйдән тыш, Татарстанны тәкъдим иткән аю милли бизәкләр төшерелгән читекләр һәм камзул кигән. Камзулның аркасына “KAZAN” дип язылган. Башка аюлар янына аны 23 июльдә урнаштыру планлаштырыла.

Казан кызы Мия 1997 елда туган һәм рәссамнар гаиләсеннән булуы билгеле.

“Tatarsis” инновацион музыка хәрәкәте проекты җитәкчесе Ольга Паранина хәбәр иткәнчә, буялмаган аюның бәясе 1,5 мең евроны тәшкил итә.

“Мондый күргәзмәләрне тәкъдим итәр өчен мохит кирәк. Казан әлеге төрдәге чараларны уздырырга әзер дип саныйм”, – диде ул. Татарстан аюы 31 августта, күргәзмә тәмамланганнан соң, Берлиндагы галереяга җибәрелә. Берникадәр вакыттан соң ул Казанга кире кайтарылачак.

Казанда уза торган Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучылар күргәзмәдә урнаштырлган аюларның вәкилләре итеп билгеләнгән. Шуны да искәртергә кирәк, БМО әгъзалары булган дәүләтләрнең символларын чагылдырган зур аюлар күргәзмәсе Россиядә элек булган, ә аларның кечкенә күчерелмәләре күргәзмәсе исә безнең илдә беренче тапкыр тәкъдим ителә.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*