tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тибрәнде кулларда гармун
Тибрәнде кулларда гармун

Тибрәнде кулларда гармун

“Уйна, гармун, уйна,

Кушылып җырлыйм, –

дигәндәй, 26 нчы апрель көнне Балык Бистәсе район мәдәният йорты каршында үткәрелгән “ Уйнагыз, моңлы гармуннар” дип исемләнгән гармунчылар фестивален тамаша кылырга килгән һәркем бу көнне гармун моңнарына кушылып җырламыйча калмагандыр, мөгаен.

“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы тәкъдиме белән ел саен уздырылып килүче әлеге фестиваль быел бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган иде. Көннең җылы һәм кояшлы булуы мәйданга җыелган халыкның кәефен тагын да күтәрде. Һәркемнең йөзендә елмаю, тамашачыларда  күтәренке рух хөкем сөрә. Мәйданга җыелган өлкән һәм урта буын, тирә – як авыллардан килгән оста гармунчыларның берсеннән – берсе дәртле һәм моңлы көйләрен, үзешчәннәрнең шул моңнарга кушылып, инде онытылып барган халык җырларын яңгыратуын тыңлап ләззәтләнсә, яшь буын  исә үз яшьтәшләренең чыгышларын карап хозурланды. Чыннан да, гармун тавышы елдан ел ерагая, гармунчыларыбыз сирәгәя барган заманда әлеге фестивальнең оста гармунчыларны барлап, бер сәхнәгә җыйнавы бик тә кирәкле һәм файдалы эш, миңа калса. Шуңа өстәп, үзешчәннәрнең халкыбызның инде онытылып барган “Ишкәкче”, “Авыл көе”, “Урманнарда йөрдем”, “Бөрлегән”, , “Сарман”, “Акъяр”, “Гөлзәйнәбем”, “Озату” кебек җырларын бик матур һәм оста итеп башкаруы күңелдә бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды. Әлеге фестивальдә 20 дән артык авыл җирлегеннән иллегә якын үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясады. Бигрәк тә Милена һәм Наталия Новиковалар ( Казаклар Чаллысы), Азат Малов ( Бирдебәк), курайчы егетләр Ислам Әхмәтҗанов ( Балык Бистәсе) белән Инсаф Нәҗмиев ( Олы Мәшләк), Эльза Гордеева ( Бирдебәк) һәм Аделина Архипова ( Бирдебәк) кебек үсеп килүче буынның матур итеп халкыбыз җәүһәрләрен яңгыратуы бик тә куанычлы хәл. Арабызда алар кебек үз халкының үткәненә, аның мәдәниятенә битараф булмаган яшьләребезнең булуы киләчәгебезнең, халкыбыз моңнарының югалмаячагына өметләндерүче бер дәлил. Шулай ук, инде олы яшьтә булып та, кулларында гармун тибрәтеп, үзләренең моңлы көйләре белән бүгенге район сәхнәсен ямьләндергән гармунчыларның чыгышын да таң калып, сокланып тыңлады тамашачы. Әлеге чарага бергәләшеп башкарган “Туган тел” җыры нокта куйды.

Бәйрәмнән беркем дә буш кул белән кайтып китмәде. Һәрбер катнашучыга район башлыгы исеменнән диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Тормышыбызга техника көннән – көн ныграк үтеп кергән заманда халык көйләре онытылмасын, гармун тавышлары тынмасын, үсеп килүче буын үз халкының үткәнен һәм мәдәниятен онытмасын дисәк, мондый фестивальләрне үткәрү бик күркәм һәм кирәкле эш, минемчә. Чөнки үзәк өзгеч моңны, сүнгән күңелләрне дә җилкендерерлек дәртне, кайгыларны оныттырырлык шаянлыкны, тәндәге ару – талуны куып чыгара алырлык сихри көчне бары тик гармун гына бирә ала.  Мондый чара дәвамлы булсын, катнашучылары ел саен артып торсын иде.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*