tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры артистлары Урмай авылы халкын сөендерде

Тинчурин театры артистлары Урмай авылы халкын сөендерде

Соңгы вакытта әдәм хыялсыз яши башлаган шикелле. Гел каядыр ашыгабыз, чабабыз, гел мәшәкатьтә, дөньяның матурлыгын да, саф һавасын да сизмибез, күккә карап йолдызларны да күрмибез. Хыялланып утырырга вакыт та таба алмыйбыз, гел каядыр ашыгабыз. Азрак вакыт булса, телефоннарыбызга “кадалып” утырабыз. Хыялсыз ниндидер роботларга әйләнеп барабыз.

Урмайда Кәрим Тинчурин театры Салават Әбүзаровның “Хыялый” исемле лирик комедиясен күрсәтте. 8 нче март алдыннан менә дигән бүләк булды, тамашачыга хыялый хисләрен кайтарып бирде. Дөньяның матурлыгын татып, хыялланып яшәргә кирәк икән, чынлыкта бәхет күп вакыт үз яныбызда ук икән, аны күрә белергә генә кирәк икән.

Кәрим Тинчурин театры Чувашия татарларының милли – мәдәни мөхтарияте белән бик тыгыз элемтәдә. Һәрвакыт күмәк очрашу чараларын үткәреп тора. Бу юлы да спектакль башланыр алдыннан, театр артистлары белән Урмай авылының “Мишәр” фольклор ансамбле, театрга килгән тамашачы бергә очрашты.

Урмайлылар борынгы җырларны җырладылар, театр артистлары үзләренең хисләре белән бүлеште. Мәдәният хезмәткәрләре артистларны кайнар корбан ашлары, тәмле-тәмле ризыклар белән каршы алды. Елда үтә торган театр көне Урмайда бик матур үтте. Киләсе елларда тагын шулай очрашырга язсын дип таралыштылар.

Фәрит Гыйбатдинов

Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*