tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры августта традицион бәйрәм спектакльләренә чакыра
Тинчурин театры августта традицион бәйрәм спектакльләренә чакыра

Тинчурин театры августта традицион бәйрәм спектакльләренә чакыра

26-29 августта, Шәһәр һәм Республика көне уңаеннан, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры казанлыларны һәм башкала кунакларын традицион бәйрәм спектакльләренә чакыра. Быел августта тинчуринлылар тамашачыларга барлыгы дүрт спектакль тәкъдим итәчәк. Шуларның өчесе – узган сезон премьералары.

Спектакльләр циклы 26 августта драматург Мирсәй Әмир әсәре буенча куелган “Шаян Гөлшаян” комедиясе белән башланып китә. Спектакльнең төп героинясы – акыллы, шук һәм гүзәл Гөлшаян үзен өзелеп сөйгән Әхмәтен – шикләнүчән ирен нигезсез көнләшүләреннән арындыру өчен хәйлә таба. Ләкин бу хәйләсе белән Гөлшаян Әхмәтне генә түгел, ә үзе артыннан тагылып, авыз суларын корытып йөрүчеләрне дә көлке хәлендә калдыра, акылга утырта.

27 августта тамашачылар драматург Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Алай түгел, болай ул” комедия-скетчын карый алачак. Әлеге әсәр моннан шактый күп еллар элек язылган булса да, бүген дә актуальлеген югалтмый. Комедия аерым сюжетка корылган 4 мөстәкыйль бүлектән – скетчлардан гыйбарәт. Әмма аларның барысын да бер нәрсә – гаилә кыйммәтләре темасы берләштерә.

28 августта театр сәхнәсендә Илһам Гали әсәре буенча куелган “Гомер буе сине көтәм” мелодрамасы күрсәтелә. Спектакльнең төп героинясы

Әдиләне язмыш шактый сыный: ул бик яшьли әти-әнисен югалта, ире ташлап китә, эшеннән дә кыскарталар. Бердәнбер кызы да кияүгә чыгып читкә киткәч, ул бөтенләй берьялгызы кала. Әмма барлык сынауларны җиңеп чыгарга аңа балачак дусты Гадел ярдәм итә.

29 августта театр Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Ефәк баулы былбыл кош” мелодрамасын тәкъдим итәчәк. Спектакльдә вакыйгалар табигатьнең гүзәл почмагында – ямьле күл буенда бара. Биредә ветераннар өчен картлар интернат-йорты урнашкан. Анда тәрбияләнүчеләрне язмыш төрле юллар белән шунда китергән. Төп каһарман Рәшидәнең дә кайчандыр үз гаиләсе булган. Әмма, өч улы сау-сәламәт була торып та, ул бүген гомер көзен картлар йортында уздырырга мәҗбүр. Кайсы яманрак: якыннарыңны югалтып, караучысыз калумы, әллә балаларың булып та, аянычлы картылыгыңны ялгыз каршылаумы? Мәхәббәт, изгелек һәм мәрхәмәтлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр белән сугарылган әлеге спектакль шушы сорауларга җавап эзли.

Спектакльләрнең режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин.

Спектакльләр рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителә. Билетларны театрның рәсми сайтыннан һәм кассадан сатып алырга мөмкин.

Кәрим Тинчурин исемендәге

Татар дәүләт драма һәм комедия

театры матбугат хезмәт

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*