tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры драматург Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуны каршы алырга әзерләнә
Тинчурин театры драматург Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуны каршы алырга әзерләнә

Тинчурин театры драматург Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуны каршы алырга әзерләнә

Быел 15 сентябрьдә татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тула. Әлеге истәлекле вакыйганы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры зурлап каршы ала. Шул уңайдан, ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә, күпсанлы чаралар әзерләнә.

Аерым алганда, сентябрь башында тинчуринлылар драматурның туган ягы – Пенза өлкәсенә гастрольгә җыена. Тамашачыларга Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган “Назлы кияү” музыкаль комедиясе тәкъдим ителәчәк. 7 сентябрьдә әлеге спектакль Сосновоборск районы Индерка авылында, 8ендә Пенза шәһәрендә, 9 сентябрьдә Каменка районы Кобылкино авылында күрсәтеләчәк.

14 сентябрьдә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында “Кәрим Тинчурин һәм татар театры” дип аталган фәнни-гамәли конференциясен уздыру күздә тотыла. Шул ук көнне ТР Милли музеенда драматургның тормышы һәм иҗатына багышланган күргәзмәне ачу планлаштырыла.

15 сентябрьдәәдипнең туган көнендә Казанның Архангел зиратында Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салу, аны искә алу чарасы уздырылачак. Әлеге зиратта 1929-1942 елларда атып үтерелгән сәяси репрессия корбаннары исемнәре уелган мемориал стела куелган. Анда бөек әдипнең исеме дә бар. Чарада Татарстанның театр җәмәгатьчелеге, әдәбият һәм сәнгать әһелләре катнашачак. Шул ук көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Кәрим Тинчуринга бюст ачу каралган.

Тинчурин театрының яңа сезоны нәкъ менә Кәрим Тинчуринның туган көнендә ачылачак. Бу көнне сәхнәдә бөек драматургның “Утыз өч көн” автобиографик новелласы буенча куелган “Соңгы әсәр” спектакленең премьерасы була. Бөтен труппаны диярлек җәлеп иткән әлеге саллы спектакль татар театры тарихында беренче тапкыр куела һәм республика сәнгатендә зур вакыйга булыр дип көтелә.

Моннан тыш, сентябрь ахырында тинчуринлылар Самара өлкәсенең Камышлы районында Кәрим Тинчуринның композитор Салих Сәйдәшев белән берлектә иҗат ителгән “Сүнгән йолдызлар” музыкаль трагедиясен күрсәтәчәк.

К.Тинчурин исемендәге

Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*