tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры Германиягә гастрольләргә җыена
Тинчурин театры Германиягә гастрольләргә җыена

Тинчурин театры Германиягә гастрольләргә җыена

К.Тинчурин театры коллективы Кәрим Тинчуринның “Назлы кияү” комедиясе белән Германиягә гастрольгә җыена. Әлеге иҗади сәфәр татар театрына нигез салучыларның берсе – күренекле драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырыла, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Гастрольләр 17-20 ноябрь көннәренә билгеләнгән. Коллектив үз спектаклен Германиянең Бонн һәм Лейпциг шәһәрләрендә күрсәтәчәк.

Әлеге зур проект Германиядәге татар диаспорасы вәкилләре чакыруы белән, Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме нигезендә тормышка ашырыла.

Гастроль кысаларында милләттәшләребез белән иҗади очрашулар да күздә тотыла. Шул уңайдан артистлар махсус концерт программасы әзерли башлаган.

“Тинчурин театрының иҗаты республикада гына түгел, Татарстаннан читтә яшәүче тамашачылар арасында да зур кызыксыну уята. Татарстан кунаклары, театр спектакльләрен күргәннән соң, тинчуринлыларны үз төбәкләренә гастрольләргә чакыра. Коллективның Россия төбәкләре буйлап оештырылган даими гастрольләре моның ачык мисалы булып тора”, – дип аңлата театрның матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз, 2012 елда тинчуринлылар Бельгиянең Брюссель һәм Брюгге шәһәрләрендә Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән “Сөй гомерне!” шигъри драмасын тәкъдим итте. Спектакльне Бельгиядә яшәүче татарлар гына түгел, күрше Франция һәм Германиядән дә килеп карый алдылар. 2016 елда исә коллектив Хельсинкида “Сөй гомерне!” һәм “Без – кырык беренче ел балалары” әдәби спектакльләрен уйнады.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*