tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры “Гомер буе сине көтәм” спектакленең премьерасына чакыра
Тинчурин театры “Гомер буе сине көтәм” спектакленең премьерасына чакыра

Тинчурин театры “Гомер буе сине көтәм” спектакленең премьерасына чакыра

22 һәм 30 майда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Илһам Гали әсәре буенча куелган «Гомер буе сине көтәм» спектакле премьерасы була.

Мелодраманың режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. Рәссамы – Денис Денисов. Композиторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин. Хормейстеры – Алия Хәмзина. Cпектакльдә Татарстанның халык артистлары Җәмилә Әсфәндьярова, Нуретдин Нәҗмиев, Илгизәр Хәсәнов, шулай ук театрның яшь артистлары Илнур Байназаров, Диләрә Фәттахова, Ландыш Ибәтуллина, Айдар Фәтхрахманов, Булат Зиннәтуллин катнаша.

Чын тормышны тасфирлаган «Гомер буе сине көтәм» спектакле – гомер буена сузылган сокландыргыч бер мәхәббәт тарихы.

Язмыш Әдиләне шактый сыный: бик яшьли әти-әнисен югалта, ире ташлап китә, эшеннән дә кыскарталар. Бердәнбер кызы да кияүгә чыгып читкә киткәч, ул бөтенләй берьялгызы кала. Инде нишләргә? Тормышны ничек дәвам итәргә? Ләкин төшенкелеккә бирелергә иртәрәк әле. Чөнки аның теләсә нинди авыр чакта да ярдәмгә ашыгучы, үзен шашып яратучы балачак дусты – Гаделе бар бит!

Гади китапханәче белән гади урманчы арасындагы саф, сагышлы мәхәббәт тарихы безне уйланырга да, елмаерга да мәҗбүр итә.

Кәрим Тинчурин исемендәге

Татар дәүләт драма һәм комедия

театры матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*