tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры Хельсинкига бара
Тинчурин театры Хельсинкига бара

Тинчурин театры Хельсинкига бара

23-24 апрель көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Финляндиягә иҗади сәфәр кыла. Әлеге иҗади сәфәр Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә эшләп килгән Татар-төрек диаспорасы үзәгендә, милләтебезнең бөек улы – татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 130 ел тулу уңаеннан каралган бәйрәм чаралары кысаларында үткәрелә. Гастрольләрдә 23 апрельдә Финляндия башкаласында ике спектакль кую күздә тотыла.

Беренчесе – Габдулла Тукайның 1907-1913 елларда иҗат ителгән, халык күңелендә сакланган, мәктәп дәреслекләрендә урын алган үлемсез шигырьләре һәм “Исемдә калганнар” (1909) истәлек язмаларына нигезләнеп сәхнәләштерелгән “Сөй гомерне!” спектакле.

Икенчесе – Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” спектакле. Әсәрдә Бөек Ватан сугышы чорының авыр шартларында педагогия училещесында белем алган яшүсмерләрнең көндәлек тормышы сурәтләнә.

Спектакльләрнең режиссеры – РФның атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин.

Иҗади сәфәрнең икенче көнендә Финляндиянең татар диаспорасы белән очрашу да күздә тотыла. Артистлар әлеге очрашу өчен татар халык җырлары, милли биюләреннән торган махсус концерт программасы әзерләгән.

Труппаның 25 апрельдә Казанга әйләнеп кайтуы планлаштырыла, дип хәбәр итә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының матбугат хезмәте.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*