tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры режиссеры Рәшит Заһидуллин 50 яшен Гамлет белән каршы ала
Тинчурин театры режиссеры Рәшит Заһидуллин 50 яшен Гамлет белән каршы ала

Тинчурин театры режиссеры Рәшит Заһидуллин 50 яшен Гамлет белән каршы ала

2014 елның 22 ноябрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, театр сәнгате кафедрасы профессоры, театрның баш режиссеры Рәшит Муллагали улы Заһидуллинга 50 яшь тулу уңаеннан, Вильям Шекспирның «Гамлет.Күренешләр» спектакле күрсәтеләчәк.

Танылган театр тәнкыйтьчесе, В.Шекспир иҗаты буенча әйдәп баручы белгеч А.В.Бартошевич Р.М.Заһидуллин куелышындагы «Гамлет. Күренешләр» спектаклен карагач түбәндәге фикерләрен җиткерде: «Режиссер биредә принципиаль элементларны чагылдыручы конкрет детальләрне зур осталык белән таба. Нәтиҗәдә гаять тере һәм җитди спектакль барлыкка килгән. «Гамлет. Күренешләр»- искиткеч театрдагы чын спектакль, һәм шул уңышлы эш белән Казанны котларга мөмкин!».

20 елдан артык Р.М.Заһидуллин театр үсешенә үзеннән саллы өлеш кертә. Аның иҗат эшчәнлеге театрның күчмә вакытыннан стационар тормышка күчү кебек катлаулы чорга туры килде. Эшкә һәм иҗатка карашлар үзгәргән ул дәвердә, Р.М.Заһидуллин коллективны нәтиҗәле иҗат тирәсенә осталарча берләштереп, хезмәткәрләр арасындагы аңлашынмаучанлык һәм үзара бәрелешләрне булдырмый калды.

Баш режиссер эшчәнлеге дәверендә Р.М.Заһидуллин көтелмәгән сәнгати чаралар һәм чишелешләр аша кыю рәвештә новаторлык, концептуальлек белән сугарылган спектакльләр тудыра. Театр репертуарында түбәндәге спектакльләр: Н.Фәттахның «Итил суы ака торур», И.Грекованың «Тол хатыннар көймәсе», К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», П.Бомаршеның «Шау-шулы көн яки Фигароның өйләнүе», Т.Гыйззәтнең «Башмагым», Б.Брехтның «Кураж ана һәм аның балалары», Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин», Т.Миңнуллинның «Төш», М.Горькийның «Кояш төшмәгән җирдә» һәм «Өзелгән өмет», Н.Хикмәтнең «Мәхәббәт турында риваять», М.Әмирнең «Гөлшаян», Ф.Лорканың «Бернарда Альба йорты», Г.Тукайның «Сөй гомерне!», В. Шекспирның «Гамлет» һәм башка спектакльләр барлыкка килә.

Егерме ел иҗат дәверендә Тинчурин театры сәхнәсендә генә дә аның тарафыннан 70 тән артык спектакль куелды! Яңартылган репертуар сәясәтеннән соң, тамашачыларның театрга карата мөнәсәбәте үзгәрә, һәм ул Республикабызның яраткан милли коллективларының берсенә әверелә.

Р.М.Заһидуллин Татарстаннан читтә дә татар мәдәниятен пропагандалауда зур эш башкара.

Р.М.Заһидуллин башка дәүләт артистлары белән спектакль сәхнәләштергән беренче һәм бердәнбер Татарстан режиссеры. Ул 2010 елның мартында, татар-төрек мөнәсәбәтләре тарихында беренче мәртәбә, татар театры классиклары К.Тинчурин белән С.Сәйдәшевның «Сүнгән йолдызлар» музыкаль драмасын куйды. Әлеге зур уңыш белән барган спектакльдә татар пьесасы геройлары Әнкара шәһәрендә «Кüçük tiuatro» дәүләт драма театры сәхнәсендә төрек телендә сөйләшә һәм җырлый башлады.

Шул ук елның апрелендә Төркиянең тышкы эшләр министры чакыруы буенча, Әнкарада Г.Тукай әсәсрләре буенча Р.М.Заһидуллин сәхнәләштергән “Сөй гомерне!” спектакле күрсәтелде. Спектакльдән соң, Төркиядә шагыйрьнең иҗатына багышланган мәдәни көннәр үткәрелү мәсьәләсе күтәрелде. Нәтиҗәдә, “ТЮРКСОЙ” җәмгыяте эшчәнлеге кысаларында 2011 ел шагыйрь иҗатына багышланды, ә Әнкара шәһәрендә татар халкының бөек улы Габдулла Тукайга һәйкәл куелды.

Р.М.Заһидуллин элегрәк югалган элемтәләрне кабат торгызу юнәлешенә дә зур игътибар бирә. Аның инициативасы белән театрның гастроль эшчәнлеге дә киңәйде. Әйтик соңгы елларда театр гастрольдә булган шәһәрләргә: Чиләбе, Уфа, Пенза, Санкт-Петербург, Мәскәү, Анталия, Әнкара, Истамбул, Брюссель кебек шәһәрләр керә.

Бүген, татар театры традицияләрен күз карасыдай саклаган хәлдә, Р.М.Заһидуллин төрле жанрларда кыю рәвештә яңа спектакльләр сәхнәләштерә. Тинчурин театры сәхнәсендә татар халкының тормышын чагылдырган, милли үзаңны үстергән тарихи драмалар (М.Маликова «Соңгы риваять», Н.Хисамов «Йосыф-Зөләйха»), музыкаль спектакльләр (К.Тинчурин «Назлы кияү», Х.Вахит «Кияүләр») бара. Шулай ук әдәби театр кебек катлаулы жанрны торгызу буенча да актив эш алып барыла ( Г.Тукай «Сөй гомерне!», М.Мәһдиев «Без- 41 нче ел балалары», Р.Вәлиев «Язмышым юллары»). Режиссерның әлеге һәм башка башлап йөргән эшләре театрның бөтен иҗат эшчәнлегендә яңа формалар эзләү һәм аларны тормышка ашыруга зур этәргеч бирә.

Р.М.Заһидуллин театр сәнгатен үстерүгә багышланган Бөтенроссия күләмендә уздырылган конференция һәм лабораторияләрдә дә актив катнаша.

КДМСУның театр сәнгате кафедрасы профессоры Р.М.Заһидуллин зур педагоглык стажына ия. 20 елдан артык ул, актерлык һәм режиссерлык курсларының сәнгать җитәкчесе буларак, яшь талантларга профессионал дәрәҗәдә сәхнә серләрен өйрәтә. Хәзерге көндә аның укучылары остазларының эшен илнең төрле почмакларында дәвам итәләр.

Р.М.Заһидуллин заман сулышын нечкә тоемлап, киләчәкне алдан күрә белүче режиссер. Аның таләпчәнлеге, оештыру осталыгы, актив иҗат эшчәнлеге нәтиҗәсендә К.Тинчурин театры Татарстан Республикасының алдынгы милли театр коллективларының берсенә әверелде.

Рузалия Тимербаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*