tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры Шәле авылында куелган беренче спектакле уңаеннан хатирәләр яңартты
Тинчурин театры Шәле авылында куелган беренче спектакле уңаеннан хатирәләр яңартты

Тинчурин театры Шәле авылында куелган беренче спектакле уңаеннан хатирәләр яңартты

Тинчурин театры үзенең 1933 елда куелган беренче спектакле хөрмәтенә Питрәч районы Шәле авылында театраль кичә үткәрде. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының беренче спектакле ТАССРның Питрәч районы Шәле авылында 1933 елның 6 ноябрендә уйнала. Ул Кәрим Тинчурин белән Кави Нәҗми тарафыннан иҗат ителгән „Булат бабай семьясы“ спектакле була», дип үз тарихын искә төшерә театр.

6нчы ноябрьдә бу истәлекле һәм тарихи көнне яңарту максатыннан, Питрәч районы белән берлектә Шәле авылы Мәдәният йортында «Сез үткән юллардан!» дип исемләнгән чара үткәрелгән. Әлеге чараны оештыручы — театр музее җитәкчесе Розалия Чабатова.

Театр коллективын авыл башында Шәле авылы халкы каршы алган. Театр артистлары ат арбаларына төялеп, нәкъ 87 ел элек булганча, Мәдәният йортына юл алган. Мәдәният йорты янында кунакларны тары өйрәсе, коймаклар белән сыйлаганнар.

«Авыл мәдәният йортында театр бәйрәменә багышланган зур җылы очрашу узды. Очрашу вакытында Питрәч районы вәкилләре, Тинчурин театры иҗат коллективы тарафыннан, театрның үткәне һәм бүгенгесе хатирәләрдә яңартылды. Шулай ук биредә тарихка бәйле күргәзмә дә оештырылды», — дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Рузилә Мөхәммәтова
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*