tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры Татарстан районнары буйлап иҗади сәфәргә чыкты.
Тинчурин театры Татарстан районнары буйлап иҗади сәфәргә чыкты.

Тинчурин театры Татарстан районнары буйлап иҗади сәфәргә чыкты.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры августта, яңа сезон башланыр алдыннан, Татарстан районнары буйлап иҗади сәфәргә чыга. Аерым алганда, 12 августта коллектив Биектау районы Айбаш авылында “Алтын көз” комедиясен тәкъдим итте.

18 августта тинчуринлылар Кукмара районы Зур Кукмара авылында “Күрәсем килгән иде…” мелодрамасын күрсәтә.

Сезон премьерасы – күренекле язучы, драматург Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Ефәк баулы былбыл кош” спектаклен 19 августта Биектау районы Ямаширмә авылы халкы, 23 августта исә Питрәч районы Шәле авылында яшәүчеләр карый алачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*