tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры яңа сезонны «Соңгы әсәр» спектакле премьерасы белән ачты
Тинчурин театры яңа сезонны  «Соңгы әсәр» спектакле премьерасы белән ачты

Тинчурин театры яңа сезонны «Соңгы әсәр» спектакле премьерасы белән ачты

15 сентябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Соңгы әсәр» спектакле премьерасы белән яңа сезонны ачты.

Татар театрына нигез салучыларның берсе, бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулган көнне, коллектив тамашачыга әдипнең моңарчы беркайчан да сәхнәләштерелмәгән әсәрен тәкъдим итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бу – Кәрим Тинчуринның үзе турындагы беренче спектакль.

Искәртеп узыйк: драма Кәрим Тинчуринның “Утыз өч көн” автобиографик новелласы буенча куелды. Инсценировка авторы – Илһам Гали. Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин. Рәссамы – Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы Сергей Скоморохов.

Спектакль аншлаг белән узды. Премьераны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башка мәртәбәле кунаклар да тамаша кылды.

Бүген, 16 сентябрьдә, премьераның икенче көне.

Спектакль Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел, Россиядә Октябрь революциясенә 100 ел, Казанны акчех легионерларыннан азат итүгә 100 ел тулуга багышлана. Бөтен труппаны диярлек җәлеп иткән әлеге саллы спектакль, республика сәнгатендә зур вакыйга булып, татар театры тарихында беренче тапкыр куелды.

Кәрим Тинчуринның “Мәрҗәннәр” җыентыгында урын алган “Утыз өч көн” автобиографик новелласы М.Горькийның “Жизнь Клима Самгина”, А.Толстойның “Хождение по мукам”, А.Булгаковның “Бег” һәм башка совет әдәбияты классиклары әсәрләре белән хаклы рәвештә бер рәттә тора. Автор 100 ел элек булган вакыйгаларны тарихи төгәллек белән сурәтли. Новеллада урын алган, язмышлар һәм ил тормышы җимерелгән фаҗигале революцион үзгәрешләр чорында яшәгән, шушы тарихи вакыйгаларда катнашкан күп кенә персонажларның үз прототиплары бар.

Күренекле драматург Риза Ишморат К.Тинчуринның “Мәрҗәннәр” китабына 1959 елда язган кереш сүзендә билгеләп узганча, “Утыз өч көн” исеме белән аталган повесть — тугызынчы мәрҗән зур игътибарга лаеклы.

“Бу әсәрдә гражданнар сугышы чоры, 1918 нче елны акчехлар Казанны алгач, татар байларының, контрреволюцион көчләрнең, алар ягына авышып, Совет дәүләтенә, эшчеләргә, хезмәт ияләренә каршы сугышлары, татар интеллигенты, журналист һәм яшь язучы Сөләйманның, ике арада калып, кая барып бәрелергә белмичә аптырап йөрүе, бик зур маҗаралы вакыйгалар һәм тирән рухи кичерешләр аша гәүдәләнгән” – дип яза Риза Ишморат. Ул “Мәрҗәннәр” Кәрим Тинчуринның тәмамланып бетмәгән әсәре булуына ишарәләп: “Кызганычка каршы, “Мәрҗәннәр” язылып бетмичә, язылганнары автор үзе исән чакта матбугатка чыга алмыйча калды. Тамашачыларга тәкъдим ителә торган бу әсәр халыкка бик аз таныш булган тормышны чагылдырганга күрә, файдалы булыр дип ышанабыз”, – дип язып калдырган.

К.Тинчурин исемендәге

Татар дәүләт драма һәм комедия

театры матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*