tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчуринлыларга котлау
тинчурин ис. театр
тинчурин ис. театр

Тинчуринлыларга котлау

Кәрим Тинчурин исемендәге

Татар дәүләт драма һәм комедия

театры коллективына

Мөхтәрәм милләттәшләр!

Гомер-гомергә театр сәнгатенә мөкиббән булып яшәгән халкыбыз тарихында сезнең иҗатыгыз аерым урын алып тора. 1933 елның 6 ноябрендә колхоз-совхоз театры буларак оешкан сәнгать коллективы 80 ел дәверендә олы, катлаулы, данлыклы юл узган.

Бөек Ватан сугышы елларында да үзенең эшчәнлеген туктатмаган театр яраткан тамашачаларын бүген дә яңадан-яңа спектакльләр белән сөендерә. Биредә милли сәнгатебезнең йөзек кашы булган драматурглар А. Гыйләҗев, Т. Миңнуллин, И. Юзеев, режиссерлар Г. Ильясов, К. Тумашева, Р. Тумашев, Р. Заһидуллин, артистлар Х. Исмәгыйлов, Ф. Фарсин, Г. Нуруллин, И. Мәхмүтова, Н. Шәйхетдинов һәм башка шәхесләр театр тарихында тирән эз калдырган һәм аларга алмашка килгән яшь көчләр бүген дә халкыбызга хезмәт итә.

Сезнең театр чын мәгънәсендә бөек Тукай әйткәнчә, халкыбызны “яктылыкка, нурга илтә”. Бөтен дөньяга сибелеп яшәгән татар милләте Сезнең иҗат коллективын һәрдаим зарыгып көтә, алкышлап каршы ала, яңадан-яңа күрешүләр көтеп яши.

Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрегезне искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләрегез өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Сезгә олы рәхмәтен белдерә һәм киләчәктә дә сәнгатебезгә тугъры хезмәт итәр дип ышанып кала.

Бөтендөнья татар конгрессы

Башкарма комитеты рәисе Р.З.Закиров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*