tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТНВ каналы “Рәхәт яшибез!” исемле ситком төшерә башлады
ТНВ каналы “Рәхәт яшибез!” исемле ситком төшерә башлады

ТНВ каналы “Рәхәт яшибез!” исемле ситком төшерә башлады

Бүген ТНВ телерадиокомпаниясе беренче татарча ситком төшерә башлады. “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов ситкомның илле серияле булуына өметләнүен белдерде.

“Рәхәт яшибез!” дип аталучы ситкомның үзәгендә авылдан шәһәргә күченеп килгән гаилә тарихы сурәтләнә. Ситкомны төшерү өчен бер бинаны кино төшерү мәйданчыгы итеп җиһазлаганнар. Бүгеннән башлап, көн дә бер серияне төшерергә уйлыйлар. Бер серия 26 минут дәвам итәчәк.

Илшат Әминов ситкомның күпсерияле булачагына ышануын белдерде: “Халык ничек карый, халыкка ничек ошый, шуның кадәр алып барачакбыз. “Санта-Барбара” кебек 2 мең серия булмаса да, егермедән күбрәк булыр дип ышанам. Егерме дә аз, илле булса, шәп булачак”.

“Ситком төшерү минем күптәнге хыялым иде. Төшерү мәйданы да үзенчәлекле – махсус корылган павильон. Мондый мәйданда төшерүнең күп уңайлыклары бар. Ул кышка да, җәйгә дә, төнгә дә, кояшка да карамый. Зур шәһәрләрдә, әйтик, Мәскәүдә гел шулай төшерәләр, аналог дияргә була. Татарстан өчен яңалык бу”, – диде режиссер Алмаз Әкбәров.

Сценарийны бер төркем язучылар – Ркаил Зәйдулла, Аманулла, Ләбиб Лерон, Рөстәм Кәримуллин, Альберт Шакиров, Рәмис Нәҗмиев, Айсылу Хафизова язган. Идея авторы – Мансур Гыйләҗев.

Энҗе Габдуллина
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*