enrutat
Баш бит / «ТНВ-Планета» Канадагы татарлары тормышы турында сюжет төшерәчәк

«ТНВ-Планета» Канадагы татарлары тормышы турында сюжет төшерәчәк

«ТНВ-Планета» телеканалының иҗат төркеме шушы көннәрдә Канадага атналык сәфәргә чыгып китә. Исәпләре — бу илдәге татарлар тормышы турында тапшыру төшерү.

Канадада яшәүче татар җәмгыяте активисты Мирсылу Арсланова хәбәр иткәнчә, җирле татарлар тележурналистлар белән 17 ноябрьдә Nile Academy бинасында очрашачаклар.

Билгеле булганча, «ТНВ-Планета» каналы ерак чит илләрдә яшәүче татарлар турында сюжетлар әзерләү өчен зур тырышлык күрсәтә. Иҗат төркеме Алмания, Австралия, АКШ, Бөекбританияләрне урап кайттылар.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*