tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТНВ телеканалының “Белем дөньясы” тапшыруы җомга эфирына күчерелә
ТНВ телеканалының “Белем дөньясы” тапшыруы җомга эфирына күчерелә

ТНВ телеканалының “Белем дөньясы” тапшыруы җомга эфирына күчерелә

“Белем дөньясы” тапшыруы хәзер атна саен ТНВ телеканалында җомга көнне 19.00дә чыга башлый. Мәгълүмати-аналитик тапшыру мәгариф системасындагы үзгәрешләр белән таныштыра, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә милли мәгарифне үстерү, алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашуны, сәләтле балаларны барлау, сәламәт тормыш алып бару  һәм тагын  күп темаларны яктырта.

Тапшыру Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе һәм “татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика  агентлыгы ярдәме белән әзерләнә.

“Белем дөньясы” татар телендә чыгучы тапшыруны  ТНВ каналында һәр җомга кичке сәгать 7 дә карагыз. Тапшыру киңкатлам тамашачыларга  исәпләнгән  һәм педагогик оешмаларның гына түгел, ата-аналарның да теләк -тәкъдимнәрен игътибарга ала.

Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр белән кызыксынучы, ләкин “Белем дөньясы”н телевизордан карый алмаучылар, тапшыруның язмасын монда карый алалар.

mon.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*