tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төбәгебез татарлары конференциягә җыелды
Төбәгебез татарлары конференциягә җыелды

Төбәгебез татарлары конференциягә җыелды

14 октябрьдә Малмыж мәдәният йортында Киров өлкәсе татарларының региональ милли-мәдәни автономиясенең хисап-сайлау конференциясе узды.

Региональ автономиягә Малмыж, Көлмез, Кирово-Чепецкий районнарының җирле милли-мәдәни татар автономияләре керә. Конференциягә чакырылган 35 кешенең барысы да рәхим итте. Монда җирле милли-мәдәни татар автономияләре җитәкчеләре, татар милләтеннән булган эшмәкәрләр, авыл төбәге хакимияте башлыклары, оешмалар җитәкчеләре, дин әһелләре, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре катнаштылар.

Конференциядә Киров өлкәсе татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Язилә Хаҗиәхмәт кызы Әсхәтдинова чыгышын тыңладылар.

Киров өлкәсе татарларының  региональ автономиясе оешканга дүрт ел узып та китте. Язилә ханым аны оештыру тәкъдиме белән чыккан һәм бүгенге көндә дә автономиянең төп иганәчесе булып торган төбәгебез эшмәкәре Ринат Рашит улы Әсхәтҗановка һәм автономияне оештыруда, аның эшчәнлегендә зур ярдәм күрсәткән Бөтендөнья татар конгрессына олы рәхмәтләрен белдерде.

Киров өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе Россиянең башка региональ татар автономияләре арасында иң яше булса да, мәгариф, мәдәният һәм башка өлкәләрдә дә башкарган эшләре бик күп. Язилә ханым җитәкчелегендә Киров өлкәсе татарлары Россия күләмендәге чарарларда катнашып, алдынгы урыннарны яулыйлар. Телебезне, мирасыбызны саклап калуда, милләтебезне үстерүдә ялкынланып эшләве, тырыш хезмәте өчен Язилә ханым Әсхәтдинова оешмалар тарафыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Автономия эшчәнлегенә конференция вәкилләре югары бәя бирделәр.

Конференциядә автономия советына өстәмә тагын ике кеше һәм бертавыштан яңа рәис итеп кабат Язилә Хаҗиәхмәт кызы Әсхәтдинова сайланды.

Рәмзия ХӘКИМОВА, Киров өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*