tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төбәкара форум
Төбәкара форум

Төбәкара форум

7 апрель көнне, Киров өлкәсе Нократ Аланының “Спутник ” мәдәният сараенда   Нократ Аланы шәһәренең “Ак калфак” оешмасы “Хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны” дигән темага төбәкара форум уздырды.

Зөмәрә Җиһаншина җитәкчелегендәге Кукмара “Ак калфак” оешмасыннан да бу форумда  бер төркем ак калфаклылары да  катнашты .

Нократ Аланында “Ак калфак” оешмасын җитәкләүче, “Дуслык” газетасы журналисты, “Бәллүр каләм” иясе  Шәмсия Хәлимова программаны бик бай итеп төзегән.     Нократ Аланы районына кергән авыллардан да делегация килгән.

Форумны районның социаль яклау бүлеге, хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Т. Шахмаева ачып җибәрде. Ул  бу төбәктә халкының дус-тату яшәүләре, кунакка йөрешүләре, мәгариф, мәдәният  өлкәсендә тәҗрибә уртаклашып яшәүләренә сөенүен белдерде. Киров өлкәсенең төбәкара мәдәният агарту эшләре оешмасы җитәкчесе Рәүф Фәтхетдинов та Кукмара, Поляна районы хатын-кызларының актив булуларын, гореф-гадәтләрне торгызуда аларның ролен билгеләп үтте.

Кукмара районы Бурсык-Елга авылында туып – үсеп, хәзерге вакытта Нократ Аланында яшәүче эшмәкәр һәм хәзерге вакытта мәчеттә дини белемнәр бирүче Шәмсегаләм апа һәрбер төбәктә чишмәләрне төзекләндереп, тирә-ягын ял итү урынына әйләндерү бик әйбәт булыр иде дигән фикер  белән чыкты.

“Мин чит илләрдә күп булдым. Анда бездәге шикелле теләсә кайдан чишмә бәреп чыкмый. Эчә торган суларны сатып алалар. Суның кадерен белик,- диде.

“Ак калфак”оешмасын  Кызыл Аланда, Сосновкада да оештырганнар.

– Без, Татарстанның ярдәмен һәрдаим тоеп яшибез, аларга чиксез рәхмәтлебез,- диделәр күршеләр. Күрше дими, ни дисең? Кукмара белән Нократ Аланы арасы унике чакрым. Без  аларга кунакка йөрибез.

Иске Пенәгәр авылында яшәүче Әлфия апа Бадегетдинова, әби-бабай, әти-әниләр туганнары турында тәфсилләп язып, һәрберсенең фотосын куеп, шулай ук нәсел шәҗәрәсен дә ясап, зур гаилә альбомы ясаган. Бу альбомны балалары, оныклары, оныкчыклары һәм дә алга таба килә торган буыннар дәвам итеп барсалар, җиде буыныңны гына түгел, егерме буыныңны да белерсең. Бу эш авыр да түгел, бары тик күңел бирү генә кирәк.  Нәсел шәҗәрәсе төзүнең бик матур башлангычы булган бу эшне күршеләребез һәрберсе эшләргә булганнар.

Шулай ук, шушы ук авылда чишмә төзекләндерү, аның тирәсен матурлауда башлап йөргән, Нурия  апаның Ульданова хезмәтенә зур бәя бирелде.IMG_5374

–Ул барысына да өлгерә, күзләр генә тимәсен,- диделәр. Каралты тирәсе дә, ялт итеп тора. Яшьләргә биргесез, көләч йөзле, битендә бер җыерчыгы  да  булмаган  Нурия апага, сокланмый мөмкин түгел.

Кукмара бистәсенең баш врач урынбасары Татарстанның атказанган табибы Рашат Җиһаншин, үзенең яшәү рәвеше булган сәламәт яшәү үрнәген пропагандалаучы буларак бу форумда  “Сәламәт яшәү рәвеше”  дигән темага чыгыш ясады. Ысланган, майлы ризыкларны чама белән генә ашарга, көненә бер, ике литр су эчәргә, кызыл чөгендер, җиләк-җимеш, яшелчәләргә өстенлек бирергә кирәклеген аңлатты, һәр кеше үзе турында үзе кайгыртып, сәламәтлегенә игътибар биреп яшәргә, күп хәрәкәтләнергә  кирәклегенә басым ясады. Аның чыгышы катнашучыларда зур кызыксыну уятты: аңа күп сораулар яуды.

Шулай ук, Кукмара “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина оешманың эш тәҗрибәсе турында сөйләде, үзләре чиккән калфаклар, чиккән күкрәкчәләр, сөлгеләр җыелмасын күрсәтте. Татар халкының гомергә тегү-чигү белән шөгыльләнгәнен, аларны гаилә ядкаре итеп балаларына тапшырганлыгын искә төшерде.IMG_5381

Безнең Кукмара музеенда да бу төр эшләр буенча мастер-класслар даими үткәрелеп тора. Музей хезмәткәрләре чигү остасына әйләнеп беткәннәр. Яңа өйләнешкән парлар, алар чиккән сөлгеләрне бик теләп алалар икән. Алар чиккән сөлгеләре, тастымаллары, намазлыклары белән төрле күргәзмәләрдә катнашалар. Күптән түгел “Утырма” лар башланып китте. Анда  районыбыз хатын-кызларының кул эшләре күргәзмәсен дә күрергә була.  Музей хезмәткәре  Эльвира Хәсәнова:

– Мин чигәм, ә минән күреп, кызларым да өйрәнәләр. Һәрбер кыз бала, үзе  сабантуйга сөлге чиксә, үзе чиккән сөлге белән кияүгә барса, бик күркәм булыр иде, дигән фикер белән чыкты.

Күрше Нократ Аланлылар, сәламәт яшәү өчен үзебез үстергән җиләк-җимеш, яшелчә ашауның да зур әһәмияткә ия булуын аңлатып мастер-класс күрсәттеләр.

Әнисә Халимова гипстан бик матур, стенага элә торган тәлинкәләр ясап,  мастер- класс күрсәтте. Үзең яса да рәхәтләнеп бүләк ит кенә. Аның эшләре дә зур кызыксыну уятты.

Форум түгәрәк өстәлләр артында чәйли-чәйли, концерт номерлары белән үрелеп барды. Ә без кунак булып килүчеләр, үзебезнең язган шигырьләребезне укыдык.  Бу очрашудан барыбыз да канәгать булып, майда тагын очрашу көнен билгеләп  таралыштык.

 

Рафилә Фәттәхова, Зөмәрә Җиһаншина. Кукмара бистәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*