enrutat
Баш бит / Төбәкчеләр җыены катнашучылары: Хәтерсез халык — киләчәксез
Төбәкчеләр җыены катнашучылары: Хәтерсез халык — киләчәксез

Төбәкчеләр җыены катнашучылары: Хәтерсез халык — киләчәксез

«Хәтерсез халык — киләчәксез», «Үткәне белмәгәннең — киләчәге юк», «Һәр авылның тарихы язылырга тиеш», «Авыл — халкыбызның демографик нигезе» — дип бүген II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены делегатлары төбәк, татар авылларының тарихын өйрәнү никадәр мөһим, никадәр кирәкле булуын ассызыклый.

Бу минутларда «Казан» милли-мәдәни үзәгендә республикабызның төрле районнарыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган төбәкчеләр пленар утырышта салаларыбызның тарихын язу, үткәнне саклау юнәлешендә башкарылган эшләр, үзләре очрашкан кыелыклар турында сөйләшә, тәҗрибә уртаклаша.

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр хәрәкәтенең һәм төбәк тарихы буенча китаплар нәшер итүче Советның координаторы, Азнакай районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов искәртеп үткәнчә, тарих берәмтекләп җыела. Ул соңгы вакытта Азнакай районындагы авыллар тарихын язу буенча күп эшләр эшләнүен, шактый гына китаплар бастырылуын билгеләп үтте.

Хәтерсез халык — киләчәксез, дип ул югалган авыллар тарихы турында язылган китапны да тәкъдим итте. 36 юкка чыккан сала турында саллы мәгълүматлар тупланып, төрле истәлекләр җыелып, бу китап бик файдалы хезмәт булып дөнья күргән.

— Без аерым кешеләр турында түгел, бөтен авыл турында язарга тырышабыз, чордашларыбызның, аларның нәселләрен табып, барысын шушы китапка кертеп калырга тырышабыз, — дип ассызыклады Наҗәт Нәгыймов.

Саратов өлкәсе “Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” җитәкчесе Фрид Рәшитов Саратов төбәгендә татар авылларының үткәнен өйрәнүдә башкарылган эшләр турында сөйләп үтте. Саратов өлкәсенең татар авыллары турында шулай ук шактый гына китаплар язылган. Узган елда тагын 4 авылның тарихы китап булып басылып чыккан. Фрид Рәшитов сүзләренчә, бу бик зур казаныш.

— Мондый җыеннар безнең хезмәтебез кирәкле һәм файдалы булуы турында сөйли. Соңгы елларда безнең тарихыбызны язуда зур алга китешләр булды. Бу җыен кысаларында оештырылган күргәзмәдә дә 1000нән артык китап урын алган иде. Бу китапларның каталогы булдырылсын иде, — дигән тәкъдим кертте ул.

Язмаларның, хезмәтләренең сыйфатына да тукталып үтте ул.

— Алар һичшиксез дәлилле, хакыйкатьле булырга тиеш. Моның өчен архивларда эш итәргә кирәк. Ә архивларда меңләгән китаплар саклана. Аннан үзеңә кирәклесен табу гаять авыр. Шуңа күрә һәр архивта путеводитель кебек әйбер булдырылырга тиеш. Бу эш узган елда башланып та китте. Бу эш дәвам иттерелеп, китаплар системага салынса, безнең эшебез шактый җиңеләер иде, -ди Саратов өлкәсе вәкиле.

Шулай ук ул төбәк, авыл тарихын өйрәнү эшенә күбрәк яшьләрне тарту әһәмиятен ассызыклап китте. Хәзерге вакытта моның белән күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр шөгыльләнә, дип борчуын бердерде ул.

Балтачтан Татарстан Республикасы Төбәк татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр Советы әгъзасы, төбәк тарихын өйрәнүче, шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин һәр татар авылының үз тарихы булырга тиеш дигән фикердә.

— Төбәк тарихын өйрәнү дәүләт кушуы буенча түгел, халыкның үз теләге белән башланып китте. Әмма дәүләт вәкилләре дә эшебезне күрә, бу чарада да хөкүмәт вәкилләренең катнашуы безнең эшебезнең мөһимлеген тануның бер дәлиле. Кирәкле эш, дидек. Бу чыннан да шулай, бу эш башкарылырга тиеш, — ди ул.

Гарифҗан Мөхәммәтшин авыл — халкыбызның демографик нигезе, дип ассызыклады. Бу гына да авылларны сакларга кирәклеген күрсәтә. Ә моңа ничек ирешергә? Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. Үткәненнән гыйбрәт алып яши кеше, дип ассызыклады ул да.

Башкортстан Республикасы татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр Җәмгыяте Советы рәисе Илдар Габдрәфыйков төбәк тарихын өйрәнүдәге кимчелекләргә тукталды һәм үз тәкъдимнәрен җиткерде.

— Башкортстанда төбәк тарихын өйрәнүчеләр тарихы арта. Әмма аларның сыйфаты таләпләргә туры килеп бетми. ГОСТ таләпләренә туры килмәгәннәре күп — шуңа күрә аларны төбәк тарихы буенча китаплар исемлегенә кертеп булмый, дип төп кимчелекне атады ул.

Шулай ук аның тәкъдимнәре арасында музей эшчәнлеген җәелдерү, төбәк тарихын өйрәнүгә яшьләрне тарту, бүгенге көндә яшәгән авылның мәртәбәле кешеләре турында да язу кебекләре бар.

Искәртеп узабыз, 3-5 апрельдә Казанда II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены уза. Бу чарада Россия Федерациясенең 35 регионыннан, Татарстан Республикасының 43 районыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 374 вәкил катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*