tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Татар доньясы манзарасы / Төбәкләрдә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар бара
Төбәкләрдә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар бара

Төбәкләрдә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар бара

Русиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар бара.

14-15 январь көннәрендә Төмән шәһәрендә өлкәнең этномәдәни мәктәпләре укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә күләмендәге олимпиадада Вагай районының Тугыз, Карагай, Казанлы, Түбән Тәүде районының Чугунаево, Киндерле, Тубыл районының Лайтамак, Тубыл шәһәренең 15нче, Төмән районының Шыкча, Индрәй, Акъяр, Талымхан, Ялутор районының Аслана, Яңа Атьял, Исәт, Яркәү районының Кызыльяр мәктәпләреннән 26 укучы катнашты.

Быелгы олимпиадада җиңеп чыгучылар:

11 сыйныф

1 урын – Юлия Катаргулова (Вагай районы, Казанлы мәктәбе);

2 урын – Диана Демчук (Вагай районының Тугыз мәктәбе);

3 урын Җәмилә Юнысова (Төмән районының Шыкча мәктәбе)

10 сыйныф

1 урын – Анжелла Гадиева (Төмән районы, Шыкча мәктәбе);

2 урын – Альбина Нәҗметдинова (Төмән дәүләт нефть һәм газ университеты      лицее);

3 урын – Гөлсем Кузакбердиева (Вагай районының Казанлы мәктәбе)

Чулпан Мирхәлилова (Ялутор районының Яңа Атьял мәктәбе).

9 сыйныф

1 урында – Нурия Сәйдуллина (Вагай районы, Тугыз мәктәбе);

2 урын – Дәринә Ниязова (Ялутор районының Исәт мәктәбе);

3 урын – Эльфрида Әхмәтҗанова (Төмән районы, Шыкча мәктәбе).

СвердловскФевраль аеның беренче атнасында Татарстан Республикасының Свердлау  өлкәсендәге даими вәкиллегендә татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы узды. Олимпиадада Нижняя Серга, Красноуфимск һәм Артинск районнарындагы авыл мәктәпләреннән 27 бала катнашты. Оештыручылар әйтүенчә, узган елгыга караганда (2014 елда 11 кеше катнаша) быел катнашучылар саны арткан.

Җиңүчеләр:

9 класс:

Җиңүче: Луиза Нусратова (Артинск районы);

Призерлар:

  1. Фазыл Фазылов (Нижняя Серга районы);
  2. Алсу Зинурова (Нижняя Серга районы);
  3. Рәдиф Борһанов (Нижняя Серга районы).

10 класс:

Җиңүче:  Каюмов Зөфәр (Красноуфимск районы).

11 класс

Җиңүче: Альмира Таҗетдинова (Красноуфимск районы).

31 гыйнвар–2 февраль көннәрендә Уфада оештырылган татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада 9-11нче сыйныфларда белем алучы йөздән артык укучы катнашты. Бәйге Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика сынлы сәнгать гимназия-интернатында уза. Олимпиадада тугыз, ун, унберенче сыйныфлар ике төркемгә бүленеп ярышты. Һәр сыйныф милли мәктәпләрдә укучыларга һәм урыс мәктәпләрендә татар телен фән буларак укучылар төркемнәренә бүленде. Укучылар татар теле һәм әдәбияты фәне буенча белемнәрен һәм сәнгатьле уку осталыкларын күрсәтте.

2 февраль бәйгегә йомгак ясалды. Олимпиаданы тантаналы ябу чарасы бәйгедә катнашкан укучыларның концерты белән башланды. Аннан соң мәгариф министры урынбасары Венера Вәлиева, министрлыкның милли мәгариф бүлеге башы Гөлчәчәк Мөхәммәтҗанова сүз алды. Милли бүлек җитәкчесе сүзләренчә, республикада 130дан артык милләт яши. Мәктәпләрдә 14 телдә укыту оештырылган. Мордва, чуваш һәм урыс телләреннән агымдагы уку елында шундый олимпиадалар үткән. Министрлык вәкиле бәяләмә төркеме эшчәнлегенә югары бәя бирде. Ул бу олимпиадада беренче тапкыр бәйсез экспертлар да катнашуын әйтеп, урыннар бик гадел бирелүен билгеләде.

Йомгаклау тантанасында Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Римма Үтәшева, Татарстанның Башкортстандагы вәкиле Альберт Максютов, Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы әгъзалары катнашты. Римма Үтәшева апрель аенда мохтарият “Тукай моңнары” исемле чара уздырачагын әйтте, укучыларны шул чарада катнашырга чакырды. Ул Мәләвез районының Җиргән авылыннан килгән Вадим Шәфиевка бүләк тапшырып, аны көзен булачак “Ике аккош” исемле бәйгегә чакырды. Альберт Максютов җиңүчеләрнең укытучыларын бүләкләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*