tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төбәкләрдә яшәүче татарларны кайгыртуыгыз өчен рәхмәт
Төбәкләрдә яшәүче татарларны кайгыртуыгыз өчен рәхмәт

Төбәкләрдә яшәүче татарларны кайгыртуыгыз өчен рәхмәт

Хөрмәтле Васил Габделгаяз улы!

21-23 нче мартта Удмуртиянең Ижау шәһәре “Чулпан” үзешчән театры җитәкчесе Рәфилә Фәһим кызы Рәсүлова Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан “Татар театрына заманча караш” темасына оештырылган семинар-укуда булып кайтты.

“Бу Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез белән аралашу, Татарстанның үзендә яшәп иҗат итүче танылган һөнәри артистлардан сабак алу, театр аша татар телен үстерү юлларын барлау, тәҗрибә уртаклашу мәйданы булды.”- ди ул.

Киләчәктә әлеге башлангыч дәвамлы булыр дип ышанабыз. Чөнки театр – туган телебезне саклауның иң үтемле чарасы. Әлеге проектның төп кураторы, оештыручысы Алмаз Нургалиевка, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Буа дәүләт театры җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Сезнең төбәкләрдә яшәүче татарларны кайгыртуыгыз безне милләтебезгә хезмәт итүдә рухландырып тора. Сезгә барысы өчен дә чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Сезгә зур хөрмәт белән,

Удмуртия татарларының милли-мәдәни

автономиясе рәисе Р.И. Габбасова

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*