tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тобольск шәһәрендә яңа татар ансамбле эшли башлады
Тобольск шәһәрендә яңа татар ансамбле эшли башлады

Тобольск шәһәрендә яңа татар ансамбле эшли башлады

«Сузге» татар ансамбле Тобольскның  15 нче мәктәбендә оешкан. Ансамбльдә  8 кеше исәпләнә. Егетләр һәм кызлар инглиз, француз телләрендә тамашалар күрсәтә, халыкара бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулый.

 Ансамбльнең җитәкчесе – Начия Хәкимова. Төмәндәге  «Аргументы и Факты» басмасына биргән интервьюсында: «Беренче елларда балалар белән дәрестән соң һәм каникуллар, ялларда җыелып шөгыльләнә идек. Башта балаларга авыррак булды, хәзер үзләре кызысынып өйрәнә.Җырларның сүзләрен дә тизрәк отып алалар. Көндәлек тормышта әти-әниләре белән татарча сөйләшмәгән балаларның татарча текстларның мәгънәсенә төшенеп өйрәнергә омтылулары сөендерә», – дип белдергән. «Сузге» ансамблендә дуэт,трио,  квартет оешкан, балалар үзләре дә җырлый.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*