enrutat
Баш бит / Төгәл һәм җитди гамәлләр вакыты җитте
Төгәл һәм җитди гамәлләр вакыты җитте

Төгәл һәм җитди гамәлләр вакыты җитте

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2002 елның 30 апрелендә кабул ителгән 238 номерлы Карары нигезендә 2002 елның 28-29 август көннәрендә Казанда Өченче Бөтендөнья татар конгрессы узды.  Әлеге чара татар халкының киләчәккә милли-мәдәни үсешен тәэмин итү, “Казанның 1000 еллыгына әзерләнү һәм уздыру” турындагы РФ Хөкүмәтенең 2001 ел, 3 март, 295-р номерлы карарын һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2002 елның 29 гыйнвар, 41 номерлы карарын тормышка ашыру кысаларында узды.

26-30 август көннәрендә татарстанлыларга, республикабыз кунакларына һәм делегатларга Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көннәрен, Бөтендөнья татар конгрессының өченче корылтаен үткәрүгә багышланган бәйрәм чаралары тәкъдим ителде. Меңъеллык татар мәркәзе белән якыннан танышу максатыннан “Меңъеллык Казан”, “Казан  бистәсе белән очрашу”, “Әдәби Казан”, “Музыкаль Казан”, “Театраль Казан”, “Гүзәл архитектуралы Казан”, “Казан-студентлар каласы”, “Казан университеты”, “Казан күлләре”, “Раифа монастыре”, “Зөя утравы”, “Дворян оясы”, “Казанның мәчетләре” исемле экскурсия маршрутлары оештырылды.

Программа нигезендә 28 августның беренче яртысында өч секция утырышы уздырылды: “Татар халкының фәне, мәгарифе һәм мәдәнияте”, “Хәзерге заман татар яшьләре һәм аларның киләчәге”, “Татарстанның эшлекле партнерлары”. Бу көнне делегатлар Татарстан Республикасы Арча, Биектау, Яшел Үзән, Питрәч, Теләче районнары белән танышты.

Конгрессның пленар утырышы 29 август көнне С.Сәйдәш исемендәге дәүләт Зур концерт залында узды. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин алып барды.

Корылтай эшендә 25 ерак һәм якын чит илләрдән, Россия Федерациясенең 57 төбәгеннән 541 делагат катнашты. Конгресска делегат итеп татар халкының иң лаеклы вәкилләре, галимнәр, дәүләт эшлеклеләре, иҗат интеллигенциясе вәкилләре, дин әһелләре һәм башка күренекле милләттәшләр сайланды.

Конгресс эшендә шактый кунаклар катнашты: Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев, Башкортстан Республикасы Президенты М.Г.Рәхимов, Чита өлкәсе администрациясе башлыгы Р.Ф.Гыйниятуллин, Казанда Төркиянең генераль консулы  Исмаил Сафи Йоджерне, Россия Федерациясе көнъяк-көнчыгыш федераль чик  хезмәте идарәсе башлыгы РШ.Муллаянов, Россия Фәннәр академиясенең информатика  һәм автоматизация  институты ректоры Р.С.Йосыпов, Башкорстан һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Фәридә Кудашева, Татарстан Республикасының халык язуысы, тукай премиясе лауреаты Нурихан Фәттах, СССР Халык рәсамы, СССР дәүләт премиясе лауреаты, танылган рәссам Харис Якупов, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Илһам Шакиров, Татарстан Республикасының халык, Росся Федерациясенең атказанган артисткасы Әлфия Афзалова, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Ибраһимов, Татарстан Республикасының халык шагыйрьләре, Тукай премиясе лауреатлары Шәүкәт Галиев һәм Илдар Юзеев, Татарстан Республиксы халык рәссамы, Тукай премиясе лауреаты Әхсән Фәтхетдинов, Татарстан Республикасының халык артисты, Тукай премиясе лауреаты, композитор Алмаз Монасыйпов, Татарстанның һәм Казахстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты, дирижер Фуат Мансуров һ.б. Алар арасында милләтебезнең танылган уллары һәм кызлары, халкыбыз горурлыгы, Россия Федерациясенең данын дөньяга киң таныткан спорт осталары Россиянең Теннис федерациясе президенты, халыара олимпия комитеты әгъзасы Шамил Тарпищев, Россиянең Бокс федерациясе президенты Э.Р.Хөсәенов, Россиянең танылган гимнастлары Лилия, Розалия, Әлфия һәм Эльмира Нәҗметдиновалар, халыкара гроссмейстер Алисә Галләмова, дөньякүләм танылган футболчылар Вәгыйз Хидиятуллин һәм Ринат Дасаевлар.

Көн тәртибендә: Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма комитетының һәм контроль-ревизия комиссиясе хисабы, Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма комитетының яңа составын һәм контроль-ревизия комиссиясе составын сайлау.

Көн тәртибенә кергән мәсьәләләрне караганчы, чыгыш ясау өчен сүз Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевкә бирелде.

Үз чыгышында Минтимер Шәрип улы Шәймиев алдагы елларда уздырылган  конгрессларның һәркайсының конкрет максаты булганын һәм аларның үтәлеше хакында әйтеп узды.

Президент фикеренчә, Конгрессның беренчесе — очрашу, күрешү, татарның милләт буларак исәнлегенә ышану булса; икенчесендә — милли проблемаларны  тикшереп,  алдыбызга милләтебезне һәръяклап  үстерү бурычы  куела.

“Ун ел элек  безгә конгрессның җыелу факты мөһим иде. Беренче конгресс Бөтендөнья татарлар конгрессының Башкарма комитетын оештырып, үз бурычын  үтәде. Башкарма комитет үз эшчәнлеге белән өметләребезне аклап килә, — дип бәя бирде Татарстан Президенты конгрессның эшчәнлегенә. — Быелгы өченче конгресс бөтенләй яңа шартларда уза. Минем, фикеремчә, өченче конгрессның төп бурычы — татар халкының бердәмлеген ныгыту юлларын билгеләү. Яңа XXI гасыр илләргә һәм халыкларга карата кырыс һәм таләпчән. Без ул таләпләргә лаеклы җавап бирергә, үзебезнең башка милләтләр белән бергә бер баскычта торып сөйләшә алуыбызны исбат итәргә тиешбез”.

Шулай ук, М.Ш.Шәймиев залдагылар игътибарына милләт өчен принципиаль мәгънәгә ия булган берничә мәсьәләне дә җиткерде.

“Яңа гасырның таләпләре югары. Шуңа күрә без ирешелгән казанышлар белән мавыгып, туктап калмаска тиеш. Үз-үзебезгә тиешле тәнкыйть белән карарга, иң мөһиме – конструктив каралар кабул итәргә кирәк. Гомуми лозунглар һәм өндәмәләр чоры  инде узды. Төгәл һәм җитди гамәлләр вакыты җитте. Безнең халык сәләтле, талантлы, хезмәт сөючән. Ләкин һәрвакыт шуны истә тотыйк, безнең көчебез бердәмлектә”, -дип үзенең чыгышын тәмамлады Президент.

Башкарма комитетның ике Конгресс арасындагы эшчәнлеге хакында БТК БК рәисе Индус Ризак улы Таһиров сүз бирелсә дә, баштарак галим милли идеология, милли оеткы, милли яшәешебезне һәм Татарстанның суверенлыгын саклау хакында нотык тотты. Үз чиратында ул Татарстанның киләчәген кайгырту йөзеннән, буш кул белән калмас өчен, Россиягә яңа тәкъдимнәр белән чыгарга кирәклеген искәртте. Моннан тыш, Индус Ризак улы татарлык факторы турында да тәкрарлады. Милләтебезне төрле кисәкләргә бүлү һәм милләтләрне бер-берсенә каршы кую (бу очракта  татар белән башкортны) омтылышларын алга сөргән сәясәт барлыгын яңгыратты.  “Без моңа үзебезнең җавабызны бирергә тиеш”, — дип үз фикерен белдерде ул бу мәсьәләгә карата. Гомумән галимнең чыгышы татарның бердәмлеге, милли горурлыгы, татарлык факторы, Казан-татарның мәркәзе, фикерләрнең хакыйкатькә ни рәвештә туры килүе кебек төшенчәләр белән сугарылган һәм берникадәр борчулы иде. Сүзен тәмамлап, И.Р.Таһиров яңа сайланган Башкарма комитет  башланган эшләрне дәвам итәчәгенә өметләр баглап, һәрвакытта ярдәмгә киләчәгенә әзер икәнлеген белдерде.

Сүз уңаеннан, ике конгресс арасында тормышка ашырылган кайбер гамәлләрне күзаллап узасы килә:

  • 1998 елның апрелендә Бөтендөнья татар конгрессы Россия Федерациясенең Юстиция министрлыгында теркәлү үтте һәм ”Бөтендөнья татар конгрессы” Иҗтимагый берләшмәләрнең Халыкара Берлеге статусын алды;
  • Икенче конгрессның карарларын тормышка ашыру чорында яңа эшчәнлек формалары, өр яңа структуралар да оеша. Әйтик, 1998 елның маенда Федераль милли-мәдәни мохтариятне оештыру съезды уздырыла. Барлыгы 22  төбәкара  мохтарият һәм аның 200дән артык җирле оешмалары барлыкка килә;
  • “Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты” республика иҗтимагый сәяси оешмасы һәм аның Татарстан районнарында җирле бүлекчәләре оештырыла;
  • Ерак һәм якын чит илләрдәге, Россия Федерациясе төбәкләрендәге барлык татар милли оешмалары белән тыгыз элемтәләр урнаштырыла;
  • Ел саен даими күп төрле семинарлар, киңәшмәләр, дәүләт органнары вәкилләре катнашындагы БТК БКның күчмә утырышлары уздырыла;
  • Төбәкләргә даими ярдәм күрсәтү буенча эшлекле алымнар төзелә.

Алга таба сүз Башкортстан Республикасы Президенты М.Г.Рәхимовка, контроль-ревизия комиссиясе рәисе Р.К.Вәлиевка, мандат комиссиясе рәисе Р.Г.Вәгыйзовка һ.б. бирелә.

Көн тәртибе кысасында Бөтендөнья татар конгрессының эш документлары кабул ителә:

  • Бөтендөнья татар конгрессы өченче корылтаеның резолюциясе;
  • Бөтендөнья татар конгрессы өченче корылтаеның татар халкына мөрәҗәгате;
  • Бөтендөнья татар конгрессы өченче корылтаеның Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинга мөрәҗәгате.

Пленар утырышның соңгы ноктасы — 39 кешедән торган Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты сайлана.

Корылтай эшен тәмамлар алдыннан алып баручы Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин  Татар конгрессын беренче көннәреннән җигелеп тарткан Индус Ризак улы Таһировның үзен рәис вазыйфасыннан азат итүне сорап, Президентка, республика җитәкчелегенә, коллегаларына мөрәҗәгать итүе хәбәрен әйтте. Бу уңайдан  И.Р.Таһировка олы рәхмәтләрен җиткереп, өченче конгрессның пленар утырышын ябык дип белдерде.

Пленар утырыш соңында, яңа сайланган Башкарма комитет җыелып рәис сайлады. Милләтебез киләчәге хакында кайгыртучы оешма дилбегәсе “Казан” милли-мәдәни үзәге директоры Ринат Зиннур улы Закировка тапшырылды.

Мөнирә Сәгыйдуллина әзерләде,

“Халкым минем” газетасыннан

 

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*