tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Токмач кисү уен эш түгел
Токмач кисү уен эш түгел

Токмач кисү уен эш түгел

2 февраль Киров өлкәсенең Вятка Аланында «Татар кызы – нәни энҗеләр» бәйгесенең беренче этабы үтте. Беренче этап «Татар мәдәнияты. Киләчәккә караш» дип аталган
Киров өлкәсе татарларының өченче ачык форумы кысаларында «Ак калфак»ның
күчмә утырыш барышында оештырылды. Сигездән ун яшькә хәтле булган кыз
балалар камыр басып токмач кисүдә үз осталыкларын күрсәтте.

Токмач кисү уен эш түгел. Татар гомер-гомергә токмачлы аш ашап көн иткән. Бүген өстәләрдә ризык төрлелеге, әмма татар кадерле кунак килгәндә табан күрке итеп әле дә токмачлы аш чыгара. Дини мәҗлес-ашлар үткәргәндә дә токмачлы шулпа иң беренче итеп тәкъдим ителә.
– Менә шуңа күрә безнең нәни энҗеләребез булган кызларыбыз кечкенәдән токмач басарга өйрәнергә тиеш дип, без конкурска “Кунакчыл кыз”
номинациясен керттек, – диде бәйгене оештыруда әйдәп баручыларның берсе булган Рәйсә ханым Мөхәммәтшина. Ул Киров өлкәсе татарлары конгрессының хатын-кызлар канаты “Ак калфак”ның Вятка Аланы шәһәр бүлеген җитәкли. – Үсеп җитеп үз тормышларын коргач, бу табигый һәм яшәешнең мәгънәсе, кызларга килен токмачы да кисәсе дә була әле. Килен токмачы халкыбызның күркәм гореф-гадәте. Гореф- гадәтләр үз чиратында милләт сакчылары булып тора.

– Һәр гаиләнең үз тәртибе. Өйдә кыз бала кечкенәдән әнисе һәм әбисе
янында никадәр күбрәк аларга булы- шып, алардан бар эшкә өйрәнеп үссә,
аңа шулкадәр алдагы тормышында җиңелрәк булачак икәнлеге көн кебек ачык,
– дип җөпләде аның сүзен Рәмзия ханым Габдрахманова, Урта Шөн җирлеге
“Ак калфак” җитәкчесе. – Бәйгегә әзерләнгәндә кызларыбыз өйдә әниләре
һәм әбиләре белән көн дә диярлек токмач кисәргә өйрәнде. Монда да
кызларыбыз янында һәрберсенең әнисе яки әбисе басып торды. Бала түгел,
олылар кеше янында каушый, шуңа күрә йә уклау сүз тыңламый башлый, йә
камыр бик теләп җәелми, йә токмач киселми. Әниләр һәм әбиләр бу очракта
булышып җибәрде.

Ә эшнең башы итеп Миннегаләм абыстай Дәүләтшина кызларыбызга бисмилла әйттерде. Абыстай бу көнне бер генә түгел иде, башка төбәк абыстайлары
да килде. Алар тезелешеп кызлар өчен җан атып утырды. – Чара үткәрү өчен без төбәкнең мәчет ашханәсен сайладык, – диде Киров татарлары конгресы рәисе урынбасары Шәмсия Хәлимова. – Абыстайлар да юкка гына чакырылмады. Татар милләтенең күркәм гадәте – аш үткәрү дин
кысрыкланган елларда да бетмәде, алай гына да түгел, ашлар үткәрү авыр елларда динне саклауда аерым урын алып торды. Бүген дә дини мәҗлесләр
милли тәрбиянең бер өлеше булып тора. Бу көнне дә без эш беткәч, кызлар кискән токмач белән аш пешердек, аларны өстәл артына утырттык. Балалар
милли табын әзерләү үрнәкләре белән танышты.

Аш пешкән арада Шәмсия ханым Хәлимова белән Розалия ханым Нуриева йорт
икмәге пешерү буенча үз серләре белән бүлештеләр. Алар тәкъдим иткән
йорт икмәге дөрес туклануга нигезләнгән. Розалия ханым арыш оныннан
ясалган ачыткы белән баш куеп көрпәле оннан ипине өендә пешереп алып
килгән булса, Шәмсия ханым исә шулай ук көрпәле һәм арыш оныннан
чүпрәсез камыр басып, ипи әвәләүне күрсәтте. Әвәләнгән ипи газ миченә
пешергә куелды, чара барган арада, тәмле исләр чыгарып, ул пешеп тә
чыкты. Мич ризыгының башка төрлесе дә бар иде, Миннегаләм абыстай,
мәсәлән, зур итеп җимеш бәлеше пешереп алып килде.

Бәйге бәйге инде, әлбәттә, дулкынлану да, каушап калу да булды. Кызлар
беренче тапкыр шуның кадәр кеше алдында токмач кисте, әмма бала өчен
кеше арасына керү дә мөһим. Ул башкалар янында – җәмгыяттә үзен тотарга
өйрәнә. Яннарында әниләре, әбиләре басып тору, әлбәттә, зур терәк булды.
Кызларыбыз бу көнне үзләре чиккән кулъяулыкларын да алып килде. Чигү
осталыгына шулай ук элек-электән яшьтән үк өйрәткәннәр. Бу “Татар кызы –
алтын кул” номинациясенең өй эше.

Менә шулай җайлы гына итеп кызларыбыз “Татар кызы – нәни энҗеләр”
конкурсының төп өлешенә якынлаша. Ул 15 февральдә Вятка Аланы шәһәре
“Победа” мәдәният сараенда сәгать көндезге икедә башлана. Киров өлкәсе
татарлары конгрессы рәисе Равил әфәнде Нургалеев бәйгедә катнашучы нәни
кызларыбызның һәркайсына уңыш тели. Бәйгене Татарстанның атказанган артисты Илназ Бах алып барачак. Конкурс Илназ Бах тарафыннан куелган зур концерт программасы белән тәмамлана.

Килми калмагыз!
Килми калмагыз гына түгел, иртәрәк тә килегез. Мәдәният сараенда татар
халкы кул эшләре күргәзмәсе эшләячәк, төрле һөнәрләр буенча остаханәләр
оештырылачак. “Татар мәдәнияты. Киләчәккә караш” форумы үзе иртәнге унда
“Нәсел чылбырын өзми тәрбияләү үзенчәлекләре” дигән түгәрәк өстәл белән
башлана. Түгәрәк өстәл барышында нәсел тарихын өйрәнү, шәҗәрә төзү
буенча да сөйләшү көтелә. Үз фикерегезне әйтергә теләсәгез яки
уртаклашырлык тәҗрибәгез булса, рәхим итегез.

Н. ХӘСӘНОВА.
Автор фотолары.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*