tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тольяттида 6 нчы “Язлар моңы”
Тольяттида 6 нчы “Язлар моңы”

Тольяттида 6 нчы “Язлар моңы”

26 мартта Тольятти шәһәрендә җирле татар милли-мәдәни автономиясенең 15 еллыгына багышлап “Язлар моңы” фестивале зткәрелечәк. Бәйрәм бәйгесе ДКИТ мәдәният сараенда узачак.

Фестиваль үзе быел алтынчы мәртәбә оештырыла. Биш ел дәвамында “Язлар моңы” төрлечә эшләп каралы һәм үз юлын тапты дип әйтәләр оештыручылары. Хәзер бәйгедә “Уйнагыз, гармуннар”, “Милли бию”, “Татар җыры” номинацияләре бар.

Тольяттига, фестивальгә катнашу өчен ел саен Самара, Ырынбур, Ульян өлкәләреннән35-40 җырчы һәм биючеләр килә. Соңгы елларда яшь буын татар үзешчәннәре дә сәхнәгә ныклап басулары да оештыручыларны аеруча куандыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*