tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсе мәктәпләре дәреслекле булдылар
Төмән өлкәсе мәктәпләре дәреслекле булдылар

Төмән өлкәсе мәктәпләре дәреслекле булдылар

Төмән өлкәсендәге этномәдәни белем бирүче мәктәпләргә “Яшь буын” татар яшьләр оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр алып кайтты.

Өлкәнең татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүче урта мәктәпләрендә дәреслекләр иске булуы турында күптән сүз алып барыла инде. Бу турыда “Яңарыш”та да берничә тапкыр басылып чыкты.

– Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту турында кызыксынып, бу фәннәрдән дәреслекләрнең бик нык искергән булуын белеп, үземнән ярдәм күрсәтергә уйладым. Мин аны мониторинг шикелле эшләдем: январь аеннан һәр мәктәпкә шалтыратып, белешеп, нәтиҗәләр буенча булышуларын сорап Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгына хат яздым, – дип сөйләде бу эшкә алынган Фәрид Корманов. – Берникадәр вакыттан соң, министрлык дәреслекләр бирү буенча әзерли торган исемлектә безнең өлкә булуын һәм китапларның август аенда өлгерәчәген хәбәр итүенә бик шатландым. Исемлек буенча сораган китапларыбызны бирергә риза булдылар. Сентябрь башында чираттагы экскурсиягә баргач, бу дәреслекләрне Төмәнгә алып кайттым. 1235 китап исемлек буенча мәктәпләргә барып җитте диярлек. Тик татар теленнән кайбер авторларның китаплары мәгариф министрлыгы резервында калмаган иде.

Федераль исемлеккә кертелгән бердәм дәүләт стандартлары буенча әзерләнгән 5-8 сыйныфлар өчен дәреслекләр болар. Китапларның авторларын да һәрбер мәктәп үзе сайлап алды. Хәзерге вакытта укытучыларның татар теле һәм әдәбиятыннан федераль дәүләт стандартларына нигезләнгән укыту программалары юк. Министрлыкка шул сорау белән дә чыгарга уйлап торам.

Яркәү районында 1995нче елгы, кайбер җирләрдә битләре ертылып беткән китаплардан үз телеңне өйрәнү бер дә горурлык уятмыйдыр ул. Тырышрак укытучылар бу мәсьәләне үзләре дә хәл иттеләр. Ә менә район, өлкәнең мәгариф буенча эшли торган һәм татар иҗтимагый оешмалары тарафыннан бу турыда уйлаучы булмады. Ни өчен без татар халкы турында кайгырткан булып йөрибез, шул гади генә мәсьәләне дә хәл итә алмагач?

Берничә тапкыр язып, шалтыратып сорап та, тиешле кәгазьләрен тутырып җибәрмәгән мәктәпләр булды, – диде Фәрид. Киләсе елга бу эшне дәвам итеп, башлангычлар өчен дәреслекләр булдыру мәсьәләсен хәл итәргә уйлый ул.

“Өлкәбез өчен тырышып, телебез турында кайгыртып йөрүче Фәрид Корманов шикелле актив, инициативалы яшьләр булуына чын-чынлап сокландым, гаҗәпләндем. Ул булмаса, безгә бу бәхетне күрү юк иде. Мондый яңа дәреслекләргә күптән сусаган идек инде. Быел 5нче сыйныфларда әдәбиятны укытсак та, татар телен укытырга федераль дәүләт стандартларына нигезләнгән дәреслегебез юк менә. Әле бу дәреслекләр буенча яңа календарь- тематик план төзергә дә кирәк. Анысы безнең өчен зур проблема булып кала. Дәреслекләр бар, ә план юк.

Тагын да шатлыклы хәл – күп еллардан бирле туган тел укымаган 1 сыйныфлар өчен бу фәнгә быел өчәр сәгать бирделәр. Ә инде ике чит тел укытырга дигән карар да татар теле файдасына булды кебек. Чөнки икенче чит тел – немец теле белән татар теле параллель укытыла. Кайсы телне үзләштерегә кирәклеген бала үзе сайлый. Күбесе туган телен сайлар дип ышанам”, – дип шатлыгы белән уртаклашты Төмән районының Шыкча мәктәбе укытучысы Гүзәлия Муллачанова.

Төмән шәһәрендәге бердәнбер этномәдәни белем бирүче Кырынкүл мәктәбе директоры Алевтина Манкаева да, дәреслекләрне мәркәзебездән шактый еракта урнашкан шәһәребезгә китереп җиткергән, әле алдан берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп, хатлар юллап исемлек туплаган, аларны булдыру җаен тапкан Фәридкә рәхмәтебез чиксез. Инде ул бу эшне дәвам итәр, федераль дәүләт стандартларына нигезләнгән тагын яңа дәреслекләр алып кайтыр дип ышанабыз. Китапларыбыз бик иске, 10-15 ел элек чыгарылганнар иде, диде.

Һәм менә ТНВ каналы әзерләгән тапшыруда Вагай районы, Карагай мәктәбе директоры Наҗия Урамаеваның, бу тарихи вакыйга, мәктәптә 1980нче еллардан бирле эшлим, һәм татар теле буенча беренче мәртәбә дәреслекләр кабул итәбез, бу зур шатлык, диюе – укытучыларның чиксез шатлыгын, канәгатьлекләренә тагын да бер мисал булды.

Гөлнур Вәлиева, Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*