tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсе мөселманнары ифтар ашлары уздыруын дәвам итә
Төмән өлкәсе мөселманнары ифтар ашлары уздыруын дәвам итә

Төмән өлкәсе мөселманнары ифтар ашлары уздыруын дәвам итә

Чираттагы ифтар  Ямбай авылындагы мөселман тарихи комплексында Нигъмәтулла хаҗи исемендәге мәчеттә һәм Яркәй авылында үтте.

Ялуторовск шәһәренең казах берлеге вәкилләре, Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең Ислам белем бирү үзәге рәисе Искәндәр хәзрәт Юсупов, Ялуторовск районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Мәхмүтов һәм Төркиядән Мердин Балчи катнашты, дип хәбәр ителә социаль челтәрдәге Төмән татарлары төркемендә.

Хәбәрдә язылганча, Искәндәр хәзрәт сүзләренә караганда, ифтар ашлары төрле мөселман халыкларын берләштерә. “Әңгәмәләр аша без бер беребезне өйрәнәбез, мондый чараларда катнашып, ислам тәгълиматларын бер-беребезгә җиткерә алабыз”, – дип белдерде  ул.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*