enrutat
Баш бит / Төмән өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре була
Төмән өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре була

Төмән өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре була

19 февральдән 1 мартка кадәр Төмән өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре уздырыла. Чараның тантаналы ачылышы “Строитель” милли мәдәниятләр сараенда булачак. Анда Хәким Мирхәйдәров җитәкчелек иткән “Дуслык” халык хоры чыгыш ясар дип көтелә. Хор башкаруындагы татар халык җырлары, җирле һәм заманча авторларның әсәрләрне ишетергә мөмкин булачак.

Татар мәдәнияте көннәре Төмән өлкәсендәге төрки телле халыкларның “Таң йолдызы-2015” XXIV балалар иҗаты өлкә смотр-конкурсында һәм “Халык сәнгате” V өлкә үзешчән сәнгать смотр-конкурсында җиңү яулаучылар катнашындагы гала-концерт белән тәмамланачак.

Чараны гамәлгә куючылар һәм оештыручылар − Төмән өлкәсе милли эшләр комитеты, өлкәнең мәдәният департаменты, Төмән өлкәсенең себер татарлары һәм татарлар милли-мәдәни автономиясе, “Строитель” милли мәдәният сарае” Төмән өлкәсе дәүләт автономияле мәдәният учреждениесе.

«Татар-информ» МА

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*