tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендә туган телне сөючеләр сыналды
Төмән өлкәсендә туган телне сөючеләр сыналды

Төмән өлкәсендә туган телне сөючеләр сыналды

Елдагыча, кышкы каникуллар тәмамлану белән, укучыларның өлкә олимпиадалары башлана. Һәм иң беренчеләрдән булып бәйгегә татар теле һәм татар әдәбияты буенча белемнәрен сынарга теләүче укучылар җыела. Быел да 9 январьда өлкәнең Тубыл, Төмән шәһәрләреннән, Төмән, Ялутор, Түбән Тәүде, Вагай, Тубыл, Яркәү районнарыннан 9, 10, 11 класс егет-кызлары урман хуҗалыгы техникумы бинасына җыелдылар. Алар олимпиадага старт бирделәр.

Бу көнне татар теле, ә 10 январьда татар әдәбияты буенча биремнәрне чиштеләр. Менә инде икенче ел жюри җитәкчесе – Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина тырышлыгы белән бу ике фән олимпиадада аерым предмет итеп бирелә һәм җиңүчеләр саны да ике тапкырга артыграк була.

Беренче көнне, укучылар сорауларга җавап язганда, укытучылар өчен семинар үтте. Семинарда иң тәҗрибәле туган тел мөгаллимәләре мастер-класслар күрсәттеләр. Ә инде икенче көнне хөрмәтле жюри әгъзалары җавапларны тикшергән арада, Россия рәссамнар союзы һәм ЮНЕСКОның халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе әгъзасы, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфея Мөхәммәтова үз иҗаты белән таныштырып, суда рәсем ясый торган эбру ысулы буенча мастер-класс тәкъдим итте. Һәркем бик яратып катнашты. Ә ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев курайда уйнарга өйрәтте. Халкыбызның бик музыкаль, моңлы булуын билгеләп үтте. “Яңарыш” өлкә татар газетасында чыгып килә торган “И туган тел” сәхифәсендә һәм газетаның башка битләрендә язмалары урын алган укытучы-укучыларга рәхмәт белдерелде. Газетага язылу ысуллары турында сүз алып барылды. Туган тел буенча олимпиада өчен җаваплы Хәнисә Чәүдәт кызы төрле мәктәпләрдән килгән (хәтта ерак саз артыннан да) укытучыларга, укучыларга, аларның ата-аналарына зур рәхмәтен белдерде.

Өлкә күләмендәге ярышларга килү бәхетенә ирешү – ул үзе үк зур җиңү. Бу укучылар беркайда да югалып калмыйлар. Алар тормышта үз юлларын табып, максатчан рәвештә үҗәтләшеп алга баралар. Төмән районының Индрәй урта мәктәбе укытучысы Рузилә Исмәгыйлова, хәзерге вакытта коллективтагы яшь укытучыларның барысы да диярлек татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда катнашучылар, дип алар белән горурлануын белдерде. Вагай районының Казанлы мәктәбен тәмамлаган, гел әлегедәй бәйгеләрдә җиңүләр яулаган, Казанда халыкара дәрәҗәдәге ярышларда да сынатмаган, хәзер Төмән дәүләт индустриаль университеты студенты Юлия Катаргулова турында да җылы сүзләр ишетелде. Аның бөтендөнья “Татарча диктант” акциясендә уңышлы катнашуын билгеләп үтте Х.Алишина.

Жюри әгъзалары эшләрен тәмамлап килгәч, җитәкчеләре Хәнисә Алишина нәтиҗәләрне игълан итте. Һәркемгә өлкә татар Конгрессы әзерләгән татлы бүләкләр тапшырылды.

Быелгы җиңүчеләр – озак еллар буенча туктаусыз белемнәрен арттырып килгән фидакарь укытучыларның туган телләрен яраткан, аны дәрестән тыш та өзлексез өйрәнгән, күп китаплар укыган тырыш укучылары. Өлкә олимпиадасы укытучы эшенең нәтиҗәсен ачып бирә. Тырышлык эзсез калмый.

Быелгы өлкә олимпиадасында 24 предметтан меңнән артык бала белемен сынап караячак. Физика, математика, информатика фәннәре буенча катнашырга теләүчеләр бигрәк тә күп. Икенче ел инде кытай һәм испан теле буенча олимпиада үтә.

Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор мөрәҗәгатендә өлкә күләмендәге быелгы ярышларда катнашучыларның да үткән еллардагы укучылар шикелле югары дәрәҗәне саклауларына ышаныч белдерде. “Мәктәпләрдә, район-шәһәрләрдә иң яхшылар исәбенә керү – ул үзе үк зур җиңү һәм тирән белемне күрсәтә, киләчәк уңышның нигезе булып тора, – ди ул. – Сезнең шикелле сәләтле, көчле һәм кыю егет-кызларны өлкәбез югары уку йортлары, предприятиеләре шатланып каршы алачак”.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*