tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендәге Индрәй авылында Корбан Гаете ничек узды?
Төмән өлкәсендәге Индрәй авылында Корбан Гаете ничек узды?

Төмән өлкәсендәге Индрәй авылында Корбан Гаете ничек узды?

Индрәйдә гает намазы 11 августта өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков Корбан гаете намазын Төмән районының Индрәй авылында үткәрде. Иртән үк Муллаш авылы мәчетендә Ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр Юсупов вәгазь сөйләп, җәмәгать белән намаз кылып, индрәйлеләр янына да килеп өлгерде.

Авылның яңа мәчете мөселман кардәшләр белән шыгрым тулы иде. Аларны өлкә губернаторы исеменнән – милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының дини оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Александр Шевелев, өлкә Думасы исеменнән депутат Фоат Сәйфетдинов бәйрәм белән тәбрикләргә килгәннәр иде. Район татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин да җылы сүзләрен әйтте. Чыгышларда өлкәбезнең 14 августта булачак 75 еллык юбилее уңаеннан котлаулар да яңгырады. Тиздән булачак сайлауларда уйлап, лаеклы кандидатны сайларга кирәклегенә басым ясалды. Әлеге матур мәчеткә йөрүчеләр күп булсын, балалар да лаеклы үссеннәр, өлкәбез, илебез күге тыныч булсын, дип теләделәр. Зиннәт хәзрәт төрле өлкәләрдән дә күп котлаулар килүен хәбәр итте, үз исеменнән тәбрикнамәне әйтеп китте. Шулай ук монда Индрәй хакимияте башлыгы Раил Хөснуллин һәм думасы рәисе Рөстәм Арипов та бар иде.

Зиннәт хәзрәт Корбанга кагылышлы тәртипләр белән таныштырды. Намаз укылды. Аннары бергәләшеп Муллаш авылына район күләмендәге Корбан бәйрәменә юл алдылар.

Төмән районында ел саен Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү матур гадәткә әверелде. Быел Корбан бәйрәмен уздыру бәхете Муллаш авылы хакимиятенә эләкте. Ә муллашлылар үзләре кунакларны лаеклы каршы алу өчен атна буе йөгергәннәрдер. Бу көнне дә иртәнге алтыда спорткомплекс янында 12 казан тирәсендә эш башланган иде инде. Тырыш апалар 250 кеше сыярлык өстәлләрне дә төрле татар халык ашлары, тәм-том белән тутырып та куйганнар.

Ул арада тирә-як авыллардан кунаклар да җыела башладылар. Аларга махсус йомшак келәмле футбол мәйданчыгында матур итеп сәхнә бизәлгән, уңайлы урындыклар тезелгән. Бәйрәмне гамәлгә куючы Төмән районы хакимияте һәм оештыручылар – район татар милли-мәдәни автономиясе белән мәдәният идәрәсе бик ныклап әзерләнгәннәр. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган.

Авыл имамы Хәмзә хәзрәт Нурмөхәммәтов белән якшәмбе мәктәбенә йөрүче яшь бала Мөхәммәт Абускаев Коръән аятьләре белән бәйрәмгә фатиха бирделәр. Аннары район сәнгать осталары чыгышлары белән чиратлашып котлаулар башланды. Беренче сүз З.Садыйковка, А.Шевелевка, И.Юсуповка бирелде. Алар артыннан өлкә Думасы депутатлары – Александр Крупин, Ф.Сәйфетдинов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ришад Зиганшин, А.Алтынгузин чыктылар. Изге бәйрәмгә һава торышының да әзерләнүен, кояшның матур елмаюын әйтеп үттеләр.

Төрле өлкәләрдә тырышып хезмәт итүче муллашлыларга өлкә милләтләр эшләре комитеты, район думасы, өлкә татар автономиясе Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Район татар автономиясе исеменнән Альберт Мөхәммәтгали улы Корбан бәйрәме концертын әзерләүдә күп көч түккән “Юность”, “Вернисаж”, “Родонит” мәдәният һәм ял үзәкләренә Рәхмәт хатлары бирде. Кичкә кадәр бу үзәкләрнең үзешчәннәре мөнәҗәт, бәет, татар халык җырлары, гармун тавышлары белән сөендереп, зур программа тәкъдим иттеләр. Алып баручылар – Зөлфинә Миннебаева һәм Изил Хәлиуллин ике телдә вазифаларын башкардылар.

Төшкә кадәр авылның уңганнары 4 казан аш һәм 3 казан пылауны әзерләп өлгергәннәр иде. Кунаклар концерттан аерылып торып, спорткомлекска Корбан сыен авыз итәргә керделәр. Бу көнне җитез, тырыш муллашлылар 500ләгән кешене тукландырып, үзләренә савап алдылар.

Төмән районының татар автономиясе житакчесе А.Алтынгузин Муллаш халкына һәм мөселман оешмасына зур чараны оештыруда һәм үткәрүдә төрле яктан ярдәм күрсәтүләре өчен чиксез рәхмәтен белдерә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Төмән өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*