tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсенә 75 ел
Төмән өлкәсенә 75 ел

Төмән өлкәсенә 75 ел

Күркәм юбилейга багышланган чаралар Тубыл шәһәрендә үтте. Шәһәрнең Кремль каршындагы бәйрәм сәхнәсендә барган концерт шәһәр халкын һәм кунакларны җыйды. Бәйрәм тамашачыларын шәһәр башлыгы Максим Афанасьев, шәһәр дума депутаты Михаил Никитин котладылар. “Төмән өлкәсе –мәдәниятләр мозаикасы” дип исемләнгән бәйрәм тамашасын күпмилләтле шәһәребез тамашачылары алкышлар белән каршылады. Шагыйрьләребез иҗат иткән шигырьләр, бардлар башкарган җырлар, өлкәннәрнең һәм яшь башкаручыларның чыгышлары “Кремль каршындагы атмосфера” дип исемләнгән мәйданчыкта узды. Бәйрәм тамашасын карарга килүчеләр шәһәребезнең декоратив кулланма сәнгать осталарының иҗаты белән таныштылар.

Төрле милләт халкының мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә багышланган милләтләр фестивален илһамаланып, горурланып карады бәйрәм тамашачылары. Семен Ремезов һәйкале янында өлкә һәм Тубыл шәһәренең тарихын яхшы белүчеләр квест-викторинада катнаштылар.

Төмән өлкәсенең 75 еллыгына багышланган бәйрәмнең нәни кунаклары өчен мастер –класслар, мавыктыргыч уеннар үткәрелде. Спорт ярышлары узган мәйданда шәһәрнең иң көчле кешесен сайладылар. Өлкән яшьтәге тамашачылар өчен күңел ачу чаралары оештырылды. Өлкәбезнең 75 еллык юбилеен Тубылның тарихи , матур урыннарында халкыбыз күңелле бәйрәм итте.

”Синтез” мәдәният һәм сәнгать үзәгендә
Шәһәр башлыгы Максим Афанасьев өлкә юбилее белән “Синтез”да узган чарада күпмилләтле шәһәребездә яшәүчеләрне бәйрәм белән котлады. Ул тубыллыларның көндәлек хезмәтенә зур бәя бирде, ветераннарга, сәүдә, медицина, мәгариф өлкәләрендә, төзелеш эшләрендә эшләүчеләргә, шәһәребезнең мактаулы , атказанган кешеләренә рәхмәт сүзләрен, җылы котлау теләкләрен юллады. Шәһәребездә яшәүче Дмитрий Ивановка “Әти батырлыгы” медален тапшырды.Төмән өлкә мәдәният департаментының Мактау кәгазе белән Михаил Турышевны бүләкләде.

Истәлекле адреслар һәм бүләкләр алучылар арасында күренекле шәхесләребез, танылган милләттәшләребез, шәһәребезнең атказанган кешеләре Фәүрия Шәрипова, Зәкинә Арангулова, Марсель Мадиев булдылар. Бәйрәм сәхнәсеннән “СИБУР”ның инфраструктурасы блок җитәкчесе Даниил Рассказов, шәһәр думасы депутаты Михил Никитин юбилей уңаеннан котлау теләкләрен җиткереп рәхмәт хатларын тапшырдылар. Өлкә юбилеена багышланган бәйрәм концерты Тубылның сәнгать һәм мәдәният үзәге “Синтез”ның танылган җырчылары, вокал ансамбльләренең чыгышлары “Фейерверк” бию ансамбеле башкаруында биюләр белән үрелеп барды.

Римма Умитбаева.

Тубыл шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*