tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсенең “Ахтямушки” ансамбле 20-еллык юбилеен билгеләп уза
Төмән өлкәсенең “Ахтямушки” ансамбле 20-еллык юбилеен билгеләп уза

Төмән өлкәсенең “Ахтямушки” ансамбле 20-еллык юбилеен билгеләп уза

Төмән өлкәсенең “Ахтямушки” татар халык ансамбле 20-еллыгын билгеләп үтә. 18 ноябрь көнне “Строитель” мәдәният йортында бу уңайдан коллективның концерты узды.

«Ахтямушки» халык вокаль ансамбле 1998 елны Әхтәм Әгъзам улы Назыров җитәкчелегендә оеша.

2004 нче елда ансамбльгә татар сәнгатен, мәдәниятын үстерүдәге хезмәтләре өчен “халык ансамбле” исеме бирелә. Район, өлкә күләмендә узган чараларда коллектив актив катнашып килә һәм шулай ук башка төбәкләрдә дә уңышлы чыгышлар ясый. Ансамбльдә 23тән 50 яшькә кадәрле студентлар, эшчеләр катнаша.

Бөтенроссия фестивалләрендә, халыкара конкурсларда катнашып «Ахтямушки» халык вокаль ансамбле, күпсанлы мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән буләкләнде; ”Себер чишмәләре”, “Дуслык күпере”, “Төмән елъязмасы” фестивалләрендә катнашып лауреат исеменә лаек булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*