tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә 1500 кешене сыйдыра алырлык Җәмигъ мәчете төзеләчәк
Төмәндә 1500 кешене сыйдыра алырлык Җәмигъ мәчете төзеләчәк

Төмәндә 1500 кешене сыйдыра алырлык Җәмигъ мәчете төзеләчәк

Төмәндә 1500 кеше сыешлы, уку-укыту бүлмәләре булган Җәмигъ мәчете төзеләчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Төмән өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Зиннәт хәзрәт Садыйков хәбәр итте.

«Мәчет 1500 кешене сыйдыра алачак. Өч актлар залы, уку-укыту бүлмәләре дә каралган. Нәрсәдер ача башласаң, укытучылар юк, торырга җирләре юк дип әйтәләр. Безнең егерме биш кеше Казанның Мөхәммәдия мәдрәсәсендә һәм Россия ислам университетында укый. Укытучылар булачак. Төрле яклап та әзерләнәбез», — диде Зиннәт хәзрәт.

Зиннәт хәзрәт сүзләренчә, төзелешне башлау өчен барысы да әзер. «Мәчетнең проекты тугыз миллионга төште. Дәүләт экспертизасын, төрле тикшерүләрне үттек, шәһәр җитәкчелегеннән төзелешне башлау өчен рөхсәт тә алдык. Март аенда без төзелешне башларга тиеш идек. Тик пандемия аркасында эшләр әлегә тукталып тора», — диде ул.

Ул ярдәме тигән һәр кешенең исеме махсус китапка язылып барачагын әйтте. «Ярдәм сорап, Татарстан Республикасы Президентына мөрәҗәгать иттек. Әлеге сорау Төмән өлкәсенә эш сәфәре вакытында каралачак дип әйттеләр. Бер миллион акча инде җыелды. Өлешен керткән һәрбер кешене махсус китапка язып, туплап барабыз», — диде Зиннәт хәзрәт.

Зиннәт хәзрәт әлеге мәчетнең шәһәргә кирәклеге турында әйтеп үтте. «Безнең төп Җәмигъ мәчетебез бар. Анда Җомга намазларын ике йөз, өч йөзләп кеше тышта укый. Эчендә исә бишкә кенә якын кеше сыя. Ул бик кысан. Ягъни, зур мәчеткә ихтыяҗ бар. 1500 кешелек дисәк тә, бүлмәләрне дә санасак. Анда ике мең кеше сыячак», — диде ул.

Мәчетнең архитекторы Ольга Мазаева, конструкторы Радий Гафаров. Проектлаучы — Илфат Миңнуллинның «ИСТ архитекторлау-инженер төркеме». Проект буенча мчәетнең 5 манарасы бар. Төп манараның радиусы – 7,6 метр.

Энҗе Габдуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*