tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә “Чәк-чәк бәйрәме” акциясе узды
Төмәндә “Чәк-чәк бәйрәме” акциясе узды

Төмәндә “Чәк-чәк бәйрәме” акциясе узды

Бөтендөнья “Чәк-чәк бәйрәме” акциясе кысасында өлкәнең яшьләр бердәмлеге 3 октябрьдә Төмән татар мәдәният үзәгендә чәк-чәк пешерүче яшьләр арасында бәйге, “Яшь буын” татар яшьләре һәм “Акбүзат” башкортларның иҗтимагый оешмалары 4 октябрьдә “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда “Синең өчен” дигән хәйрия концерты оештырдылар. Җыелган акча Төмән районының Индрәй авылында яшәүче яман авырудан Израильдә дәваланучы 3 яшьлек Әмир Исинның әти-әнисенә тапшырылачак.

Африкалы дуслар

Африкалы дуслар

“Яшь буын” татар яшьләр оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов үзенең ярдәмчесе Венера Камалова белән бу чарага алдан җентекләп әзерләнә башлады: бәйрәм чәк-чәкләре “Әминә” хәләл кафесында пешерелде; чәк-чәк пешерә белүче осталар барланды; Мәскәү шәһәреннән кадәр алып баручы Азат Галәмшинны чакырды; бәйрәмдә катнашырга Төмәнебезнең иң шәп алып баручылары Лилия Сысоева һәм МС Пятница да каршы килмәделәр.

Тирәбездә киң күңелле кешеләр шактый икән әле. Концерт халыкара дуслыкны гәүдәләндерде дисәм дә ялгыш булмас. Татар җырлары белән бергә башкорт моңын һәм курай тавышын да, шәрык биюләрен, һинд җырларын, африкалы дусларыбызның дәртле көйләрен дә, үзбәк җырын тамашачы яратып каршы алды. Ә инде

Регина Рәҗәпова әзерләгән чәк-чәге белән

Регина Рәҗәпова әзерләгән чәк-чәге белән

“Асти” аккордеончылар дуэты, дизайнер Ника Казнадееваның заманча, “Перфект” студиясенең балалар өчен киемнәр коллекцияләре, Төмән дәүләт нефть һәм газ университетының сервис һәм төрле тармактагы технологияләр колледжы студентларының “New style” клубына йөрүчеләрнең “Йолдыз” татар киемнәрен тәкъдим итүләре, Алена Хәкимованың скрипкада сыздыруы үзгә бер ямь өстәде. Тагын да өлкән яшьтә булса да Индрәй авылы һәм мәктәбе музеен җитәкләүче Галия апа Сәгыйтуллина алып барган театр түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр күрсәткән ике сәхнәләштерелгән тамаша көчле алкышлар белән бүләкләнде. Бүген монда Әмир Исинның тизрәк терелүен өметләнгән теләкләр генә яңгырады.

Бәйрәмнең икенче өлеше бөтендөнья “Чәк-чәк бәйрәме” акциясенә багышланып, чәк-чәк тәмләү белән башланды. Ул арада хөрмәтле жюри татар халкының кунак сыен пешерүче уңганнарыбыз әзерләгән иҗат җимешләре белән таныштылар. Үзләрен сәхнәгә чакырдылар. Һәркем үзенең чәк-чәген мактады, әзерләү серен чиште. Һәм жюри бертавыштан I урынны Наилә Сафиуллинага бирде. Аның берничә тапкыр татарның кунак сыен пешерү буенча җиңү яулаганы бар инде.

Җиңүче Алсу Кариева ярдәмчеләре белән

Җиңүче Алсу Кариева ярдәмчеләре белән

Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгенә җыелучы яшь кызлар үзенчәлекле бизәлгән, тәмнәре белән дә аерылган татлы ризыгыбызны алып килгәннәр. “Мин татлы әйберләр яратам. Шулар арасында иң яратканым – чәк-чәк. “Вконтакте” интернет челтәрендә иң тәмле һәм үзенчәлекле чәк-чәккә бәйге буласын укып, катнашып карарга уйладым. Мондә мин беренче мәртәбә бу бәйгедә катнаштым һәм чәк-чәк пешердем. Әлбәттә, пешерергә әнием өйрәтте. Ул әзерләгән ашлар бик тәмле килеп чыгалар. Ә инде рецепты аңа әбиемнән күчкән. Һәр хуҗабикәнең дә үз серләре була. Бу очракта он, йомырка, бал, шикәр һәм сөт урынына кефир, сыер мае һәм минерал су салдым. Һәм тагын да күңел җылымны, 3 кашык түземлелек, 2 кашык мәхәббәт куштым. Үзенчәлекле итәр өчен, авылыбызда яңа мәчет салынганны һәм чәк-чәкнең милли Сыйларга дигән чәк-чәкләрризык булуын истә тотып, аны бәйгегә мәчет рәвешендә алып бардым”, – дип сөйләп күрсәтте Төмән районының Индрәй авылы кызы Регина Рәҗәпова. Җиңүче итеп күп балалы гаилә хуҗабикәсе Алсу Кариева билгеләнде.

Соңыннан яшьләр бәйрәмне “Прогресс” боз сараенда дәвам иттеләр. Оешма җитәкчесе Сәет Тусмөхәммәтов уеннарда актив катнашканнарга “Чәк-чәк бәйрәме” тамгасы белән бизәлгән бүләкләр бирде, барысын да чәк-чәкләр белән чәй эчәргә чакырды.

Гөлнур Вәлиева, Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*